Җимерелгән бәхет
Җиләк пешкән чак җитүгә, никтер Сөнгатләр гаиләсе күз алдына килә. Аларның бәхетле йөзләрен, гөрләшеп, автобуста кайтуларын һич кенә дә искә алмыйча кала алмыйм. Бәхетле иделәр шул, тик шул түгәрәк гаиләнең язмышы җәйнең ямьле бер көнендә чәлпәрәмә килә.
Җәйнең җиләк җыйган вакытыннан да ямьлерәк чагы юктыр ул. Сөнгат белән Гөлзия дә (исемнәре үзгәртелде) бергәләп җиләк җыярга бик ярата иде. Яннарында, бөтерелеп, кызлары йөри, үзе туктаусыз сөйләшә. Бәхет шушы түгелмени, дип уйлап куясың. Тик беркөнне гаиләләре белән җиләккә дип чыгып киткән юлдан Сөнгаткә, җан җиләген югалтырга, гөрләп торган өйгә әнисез калган кызын гына ияртеп кайтырга туры килә.
Ун ел элек ул көн гадәттәгечә башланып китә. Куркыныч хәл булачагын сиземләү дә булмаган. Яшел Үзәнгә әтисенең апасы җыеп куйган бакча җиләген алырга Сөнгат башта үзе генә, аннан кызы белән барырга уйлаган була. Кузгалыр вакыт җиткәч, Гөлзия дә йөгереп чыга. "Мин дә сезнең белән барам", - ди ул. Кадерлеләреннән каласы килмәү теләге көчле буламы, бергәләп юлга кузгала алар. Шул чакта Яшел Үзән юлы гаилә бәхетләрен җимерер дип кем уйлаган?! Юлда барган чакта коточкыч фаҗига килеп чыга. Машина борылышта борылып тормыйча, туп-турыга китеп бара, бөтенесе юл кырыена чәчелә. Салонның арткы утыргычында гаиләсе белән янәшә утырып барган Сөнгат машина йөртүчегә: "Син нәрсә эшлисең?" - дип кычкырганын хәтерли әле. Машина хуҗасының наркоман булганы тикшерү барышында гына ачыклана шул. Аннан бик озак вакыт: "Ник бардык, бер чиләк җиләккә калган идекмени без?" - дип үкенә ир кеше.
Тәкъдиргә язылганны үзгәртеп булмый диләр. Ул чакта беренчеләрдән булып кызлары Айзилә аңына килә. Бер якта әнисе, икенче якта әтисе тәгәрәп ята, ул арада телефон шалтырый. Кыз шунда бер читтә шалтырап яткан кәрәзле телефонны алып җавап бирергә дә көч таба әле. "Әти дә үлде, әни дә үлде, мин генә калдым", - дигән сүзләрне ишеткән туганнарының йөрәге ничек чыдагандыр, белмим. "Ашыгыч ярдәм" килгәнче Сөнгат тә аңына килә, әмма әнкәләрен генә уята алмый алар. Җан җиләге гомерлеккә күзләрен йомган була. Тормышны бергәләп тартып барган, барын бергә булдырган кадерлесеннән башка ничек яшәргә соң?! Менә озакламый кызларына да алты яшь тула, аны тагы бер елдан мәктәпкә озатасы бар. Синнән башка баланы ничекләр үстерим?!
Бу хәсрәтнең авырлыгыннан ир-ат кадәр ир-ат югалып кала. Нишләргә, Гөлзиядән башка яшәп булырмы?! Бу сорауларны ул үзенә бер генә түгел, йөз тапкыр бирәчәген әле белми. Ялгыз ирнең ялгыз кыз үстерә торган көннәре башлана. Алар әле кечкенә кызчык белән әти белән кыз гына түгел, дус һәм сердәшкә дә әйләнәләр.
Авыр, кыен була, әмма әнисез тормышка да ияләшә алар. Берникадәр вакыт үткәч, кызы Сөнгаткә - хатын, үзенә әни эзләшә башлый. "Әти, сиңа кызлар белән танышырга кирәк. Алар янына барганда, йә чәчәк алып бар, йә берәр тартма конфет", - дип тә өйрәтеп куя ул әтисен. Кечкенәдән акыллылыгы белән таң калдырган кызы бу юлы да әтисенә: "Әти, безгә яшәргә кирәк", - ди.
Тик Гөлзиягә тиң булырдайны гына табу авыр була шул. Күз алдыннан югалса да, йөрәгеннән сызып ташлый алмый ул хатынын. "Гөлзия ул елны июнь ахырында икенче дипломын алып кына кайткан иде. Июль башында шушы хәлләр булды. Үләсе көнне күршеләргә, эчем поша, дип тә сөйләгән әле", - дип искә ала ул көннәрне Сөнгат. Ел саен Гөлзиянең үлгән, туган көнен искә алмыйча калмый. Еллар узган саен, ирнең бу гадәтләренә инде күпләр ияләшә дә төшә.
Шулай да кызының сүзе тәэсирле буламы, Ходай Сөнгаткә кабат өйләнергә, кызына кабат әни алып кайтырга һәм сеңелкәшле булырга да насыйп итә. Бүген аның гаиләсе бар, олы кызы озакламый мәктәпне тәмамлаячак, икенчесенә 6 яшь тулып килә. "Хәсрәтләрне күрдем, моннан ары да мондый хәлләрне күрергә язмасын. Берүк кызларым һәм хатыным исән була күрсен, фаҗигале хәлләр гаиләләрне урап узсын. Ятимлек, ялгызлык ачылары беркемгә язмасын!" - дип тели ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев