Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет кулланучы пенсионерлар бәйгедә катнаша ала

Интернет белән актив кулланучы пенсионерлар үз казанышлары турында сөйләп, иҗади бәйгедә катнаша ала.

«Интернетка рәхмәт-2016» Бөтенроссия пенсионерлар арасында компьютерны өйрәнүдә шәхси казанышлар бәйгесен Россия Пенсия фонды һәм Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе ярдәме белән «Ростелеком» оешмасы дәүләт электрон хезмәтләрен популярлаштыру максатында оештыра.
Шулай ук ул РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Ростелеком» оешмасы һәм РФ Пенсия фонды төзегән «Азбука Интернета» укыту программасын таныту бурычын куя.
Бәйгедә катнашу өчен компьютер курсларын тәмамлаган пенсинерлар http://azbukainterneta.ru/konkurs сайтына кереп, гариза тутырырга һәм агымдагы елның 9 октябренә кадәр үзенең казанышлары турында эссе язып җибәрергә тиеш. Бәйге өч номинациядә үткәрелә, алар - «Gosuslugi.ru порталы: катлаулы эшләрнең җиңел чишелеше», «Интернет - минем дустым һәм ярдәмчем», «Интернет-эшкуар, Интернет - эш бирүче».
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев