Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ИНТЕРНЕТ КЫРЫКАЛДАРЛАРЫ

Бүгенге көндә интернетсыз яшәүне күпләр күз алдына да китерә алмый. Товар һәм төрле хезмәтләргә заказ бирү, эш табу һәм башкалар...

Шомафилар шуннан шома файдалана да инде. Төрле сайтлар аша алар сәүдә оешмалары, предприятиеләр вәкилләре исеменнән товарлар, төрле хезмәтләр тәкъдим итәләр, шул исәптән, эшкә урнаштырырга ышандыралар. Гражданнар исә әле килеп җитмәгән товар яисә күрсәтелмәгән хезмәт өчен акча күчерәләр, шул рәвешле аферачылар тозагына кабалар. Бигрәк тә “Авито”, “Юла”, “Из рук в руки”  сайтларындагы белдерүләрдән, интернет-кибетләрдән товарлар  сатып алырга җыенганда  сак булырга  кирәк.  Шулай ук “В контакте”, “Одноклассники”, “Инстаграм”, “Skype” социаль  челтәрләрендә дә кырыкалдарлык  киң таралган.  Банк исеменнән телефонга  килгән хәбәрләргә дә ышанырга  ярамый. Ялганчылар  башка схемаларны да уңышлы файдаланалар. Әйтик, сез ни дә булса сату турында интернетка белдерү эләсез. Кемдер сезгә шалтыратып, товарыгызны сатып алырга (хезмәттән файдаланырга) әзер икәнлеген әйтә һәм акча түләү өчен банк картагызның реквизитын, пин-кодын сорый. Сез, ышанып, шулай эшлисез икән, картагызда булган акчагыздан колак кагасыз дигән сүз.

Людмила Юзеева,

штаб начальнигы

Фото: https://pixabay.com | fancycrave1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев