Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Йөклелек буенча бирелә торган ярдәм акчасы 2026 елда якынча 125 мең сум булачак

Булачак әниләр өчен күңелле яңалык

2026 елда йөклелек һәм бала табу буенча биреләчәк ярдәм акчасы якынча 125 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин РИА Новости агентлыгына хәбәр итте.

Ул өстәп, берничә бала табу көтелгән хатын-кызлар өчен түләүләрнең югарырак булачагын әйтте. Говырин сүзләре буенча, күп балалы йөклелек вакытында 2026 елда ярдәм акчасының күләме якынча 172 мең сумга җитәргә мөмкин.

Моңа кадәр Дәүләт Думасының Гаиләне саклау, аталык, аналык һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе беренче урынбасары Татьяна Буцкая Россиядә 2026 елда йөклелек һәм бала табу буенча ярдәм акчасының максималь күләме 955 мең сум булачагын белдергән иде.

Йөклелек һәм бала табу буенча ярдәм акчасын түләү «Гаилә» илкүләм проектының максатларына туры килә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ioklelek-buenca-birela-torgan-yardam-akcasy-2026-elda-yakynca-125-men-sum-bulacak-5915693

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев