Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир – җитми, булганы да – кирәкми!

Бүгенге көндә Татарстанда 40,8 мең күпбалалы гаиләнең бушлай җир кишәрлеге алырга хокукы бар. Әмма "өлешенә тигән көмешен" бары тик 25 меңенә генә биргәннәр. Республикабызда җир белән иң зур кыенлыклар - Казанда һәм Чаллыда. Әмма җир мулдан өләшенгән районнарда да ишле гаиләләр элеккечә кишәрлекләрне йорт торгызуга файдалана алмый - коммуникацияләр үткәрелмәгән...

Бүгенге көндә Татарстанда 40,8 мең күпбалалы гаиләнең бушлай җир кишәрлеге алырга хокукы бар. Әмма "өлешенә тигән көмешен" бары тик 25 меңенә генә биргәннәр. Республикабызда җир белән иң зур кыенлыклар - Казанда һәм Чаллыда. Әмма җир мулдан өләшенгән районнарда да ишле гаиләләр элеккечә кишәрлекләрне йорт торгызуга файдалана алмый - коммуникацияләр үткәрелмәгән бит.


Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы мәгълүматлары буенча Казанда үз хокукларының үтәлүен 9,6 мең гаилә көтә, ә Чаллыда җиргә чиратта 5,1 мең гаилә тора. Хәзерге вакытта республикабызда җир кишәрлекләре бирү исемлегенә кертү турында барлыгы 36,2 мең карар кабул ителгән, димәк, шул кадәр санда гаилә теркәлгән. Кадастр хисабында исә ишле гаиләләргә бирү өчен 29,5 участок тора.

Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен тапшыру программасы 2012 елда старт алган иде. Әмма әлеге программа 4 ел гамәлгә ашырылуга карамастан, проблемалар кимеми, ә елдан-ел арта гына. Буш җирләр булмау мәсьәләсе элеккечә актуаль булып кала бирә. Ел саен участокларга дәгъва итүчеләр саны да арта бара. Тәкъдим ителгән җирләрдән исә ишле гаиләләр "борын чөерә". Әлеге кишәрлекләрнең ерак урнашуы һәм аларда газ, ут, су челтәрләре дигәненең әсәре дә булмавы баш тартуларның төп сәбәбе булып тора.



Искәртеп узабыз: 6 сутый җиргә өч балалы гаиләләр дәгъва итә ала. Әгәр дә балалар саны күбрәк икән, һәркайсына тагын 1 өстәмә сутый бүленә. Бу программа ил күләмендә Дмитрий Медведев тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла башлаган иде. Әмма җир кишәрлекләрен бүлеп бирү тулысынча төбәкләр җилкәсенә аударып калдырылды.




Татарстан ишле гаиләләрне җир белән тәэмин итүдә Идел буе федераль округында 2 урында тора. Мөрәҗәгать итүчеләрнең 72 проценты үзенә тиешлесен алган. Бу күрсәткеч буенча без Башкортстаннан гына калышабыз. Әмма җир җитмәү кыенлыгын җитәкчеләр ничек тә хәл итәргә тырышса да, алар, күпчелектә, кулланышка яраксыз булып кала бирә.


Бүленгән җир кишәрлекләрен коммуникацияләр белән тәэмин итү мәсьәләсе инде күпме еллар хәл ителмәгән рәвештә тора. Гомумән, бу максатларга республикабызда 40 миллиард сумнан артык акча таләп ителә дигән саннар яңгырый - бюджет исә әлеге йөкне күтәрә алмый.

Программа гамәлдә булган вакыт эчендә ишле гаиләләр тарафыннан төзелгән йортлар исәбе 200гә дә тулмый. Мөслим районында гына бирелгән җирләр актив кулланышта.

Иң зур кыенлыклар, әйткәнебезчә, Казанда һәм Чаллыда. Казан җитәкчелеге кишәрлекләрне Биектау районы Каймар авылы һәм Лаеш районы Сакуры авылы тирәсендә чиста кырда өләште. Чаллыда да вәзгыять охшаш. Быел башкалабызда тагын Константиновка бистәсендә һәм Биектау районында җирләр бүлә башларга ниятлиләр.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев