Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иркәдән әнисе җырчы ясаган?!

Иркә юктан гына җырчы булып китмәгән, ләбаса. Ул әнисенә охшап, моңлы тавышлы икән. Кызын җырчы булырга да Миңнебәдәр апа үзе өндәгән.

- Мин – Айгөл Миншакирова. Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып үстем. Әтием – Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнием – Миңнебәдәр, 30 елдан артык савымчы эшен оста башкарды. Гаиләдә 4 бала, мин – иң кечкенәсе. Өч абыем бар. Иң өлкәне – Илдар, бүгенге көндә Казанда яши. Таһир – Тольяттида, ә Айдар – Яр Чаллыда. Кечкенә чагымның күңел түрендә сакланган мизгелләре – әтием гармунда уйный, әнием аңа кушылып җырлый иде. Әниемнең моңлы тавышын ишетеп үстем. Шунысы сәер, абыемнарның берсе дә җырламый.

Мин гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васятын үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: “Кызыгыз туса, зинһар, Айгөл кушыгыз”, - дип әйтеп калдырган булган. Олы буын кешесенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа нәкъ әлеге исемне кушканнар. Әтиемнең дә теләге тормышка ашты: берничә ел элек мәчеттә Иркә исемен мулла үзе кушты.

Малайлар арасында үскәнгәме, мин бик шук идем. Тракторны да яхшы йөрттем. 13 яшьләр тирәсендә генә күлмәк кия башладым. Мәктәптә иң озын буйлы кыз булач, баскетбол уены белән дә мавыгып алдым.

Үземне хәтерләгәннән бирле җырчы буласым килде. “Миннән барып чыкмады, кызым, әйдә, җырчы булырга син тырыш”, - дип әнием еш кабатлап әйтә иде. Мишәрләр кыюлыгы, үз сүземә хуҗа, үз фикеремә ия кеше булуым аркасында зур сәхнәгә менү бәхетенә ирештем. Авыр юллар үтергә туры килде. Язмыш мине сынамады түгел. Тик мин егылган җирдән кабат аякка басып килдем. “Йолдызлар фабрикасы”нда катнаштым. Сынау өчен миңа җыр бирделәр, аны үземчә уңышлы гына башкарып чыктым. Шуннан соң, берни ышандырмый гына “Барс-Медиа” компаниясе минем белән эшли башлады.

Сәхнәгә аяк баскан еллар тормышымның авыр еллары. Ул вакытта бердәнбер юанычым һәм шатлыгым – бары тик кызым Айсылу гына иде.

Айсылу өчен Ходаема рәхмәтлемен. Ул вакытта кызымны да, үземне дә әти белән әни тәрбияләде дисәм, дөресерәк булыр. Чөнки ныклап эшләрлек эшем, яшәр урыным, акчам юк иде. Баламны Казанда тотып, тиешле тәрбия бирә алмаячагымны аңладым. Күпмедер вакытка кызымны әти-әни янында авылда калдырырга туры килде.

Балакаем кечкенәдән сабыр булды. Әнием аның үзе белән фермага сыер савырга йөрткән. Печән өстенә утыртып куйган да, Айсылу карт әнисенең эш беткәнен бер дә көйсезләнми көтеп утырган...

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев