Иртәгә Казанда юл бәясе 2 сумга артачак
Юл бәясе акчалата түләгәндә 27 сум булачак, ә транспорт картасы белән 25 сумга төшәчәк.
Иртәгә, 3 февральдә Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 2 сумга артачак. Бу турыда Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юл бәясе акчалата түләгәндә 27 сум булачак, ә транспорт картасы белән 25 сумга төшәчәк.
100 сәфәрлек билетны 1 мең 800 сум сумга алырга мөмкин. Бу очракта билет бәясе 18 сумга төшәчәк.
Юлда йөрү бәясе Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафынан үзгәртелә. Юл бәясен күтәрүгә ихтыяҗ бар, чөнки соңгы өч елда ягулык-майлау материалларына, запас частьларга, электр энергиясенә бәяләр һәм пассажирларны йөртүчеләрнең башка чыгымнары арткан.
Ял көнендә яңалык кертү җиңелрәк уза, чөнки пассажирлар азрак була. Шәһәрдә яшәүчеләргә юлда йөрү чыгымннарына ияләшү өчен вакыт та була.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев