Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән

Чаллы кешесенә карата җинаять эше кузгатылган, ул үз гаебен таныган.

Чаллыда исерек ир-ат өенә кайту өчен автобус урлап киткән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы идарәсендә.

Әлеге хәл төнге сәгать өчтә булган. Кунактан кайтып барганда исерек ир-ат Виктор Поляков урамында торган автобусны күреп ала. Ул ишекне ачып керә, ачкычын табып кабыза да, автобуста 27нче комплекска — үз өенә юл ала. Үз урам юлына кергәндә ул чит ил машинасына төртелеп китә.

Бу хакта ЮХИДИ патруль-пост хезмәте экипажына билгеле булган. Полиция хезмәткәрләре закон бозучыны тоткарлаган.

Чаллы кешесенә карата урлау максатыннан башка гына транспорт чарасын алып идарә итү турында җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен таный.

Фото: архив/Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев