Исерек килеш руль артына утыру тагын да ныграк кесәгә сугачак
Исерек килеш руль артына утыру тагын да ныграк кесәгә сугарга мөмкин. Россия Юстиция министрлыгының тәкъдиме хупланса, һичшиксез, шулай булачак. Шулай итеп, исерек шоферларга карата җәза кырысланырга тора: аларның тимер атлары 30 мең сум штраф түләми торып, хуҗаларына бирелмәячәк. Димәк, штрафстоянкада сәгать узган саен "акча эшли", дигән сүз. Хәзер машиналарны махсус...
Исерек килеш руль артына утыру тагын да ныграк кесәгә сугарга мөмкин. Россия Юстиция министрлыгының тәкъдиме хупланса, һичшиксез, шулай булачак.
Шулай итеп, исерек шоферларга карата җәза кырысланырга тора: аларның тимер атлары 30 мең сум штраф түләми торып, хуҗаларына бирелмәячәк. Димәк, штрафстоянкада сәгать узган саен "акча эшли", дигән сүз. Хәзер машиналарны махсус урынга алып китсәләр дә, штраф түләгәнче бирмичә тотарга дигән шарты юк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев