Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Исерек хәлдә, правасыз...

Яңа елга чыккач, исерек хәлдә машина руле артына утырган беренче йөртүчене дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсе инспекторлары Кыр­баш авылында 1 гыйнвар ир­тәсендә тоткарлыйлар...

   Ул 1998 елгы Фазылҗанов  булып  чыга. ГАИ автомобилен  күргәч, качып  китәргә тели,  куып җитеп туктаталар. Спиртлы эчемлекләр  кулланган булуы өстенә, машина белән идарә итү таныклыгы да булмый. Россия Федерациясе Юл хәрәкә­те кагыйдәләренең 2.1.1 пункты нигезендә механик транспорт чарасы йөртүчесе документларны үзе белән йөртергә һәм полиция хезмәткәрләре таләбе буенча тикшерү өчен аларга тапшырырга бурычлы. Йөртүчегә шулай ук исерек килеш (алкоголь, наркотик яки башка төрле), реакцияне һәм игътибарны киметүче дару препаратлары тәэсирендә, шулай ук хәрәкәт иминлегенә куркыныч тудыра торган  хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү тыела.

Суд утырышында Фазылҗанов үз гаебен тулысынча таныды, административ хокук бозу турында төзелгән беркетмәдә күрсәтелгән мәгълүматларны раслады.

Җәмәгать судьясы аңа 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләде.

Район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев