Искиткеч тәмле тутырган тавык рецепты
Тутыру өчен яшь, симез яисә уртача көрлектәге тавык алалар. Тавыкны суйгач та җылы көе йолкырга, тутыру өчен булса, моны аеруча сак эшләргә, тиресен ертмыйча, йонын берәмләп кенә йолкырга, төкләрен өтәргә кирәк. Аннары, тиресен калдырып, тавыкның муенын, канат очларын һәм, буыннан бер бармак киңлеге түбәнрәк, тәпиен кисеп алалар. Кечкенә генә итеп...
Тутыру өчен яшь, симез яисә уртача көрлектәге тавык алалар.
Тавыкны суйгач та җылы көе йолкырга, тутыру өчен булса, моны аеруча сак эшләргә, тиресен ертмыйча, йонын берәмләп кенә йолкырга, төкләрен өтәргә кирәк. Аннары, тиресен калдырып, тавыкның муенын, канат очларын һәм, буыннан бер бармак киңлеге түбәнрәк, тәпиен кисеп алалар. Кечкенә генә итеп эчен ярып, үпкә-бавырын һәм эчәген, муен ягыннан бүксәсен һәм трахеясын алалар. Шуннан соң тавыкның эчен-тышын салкын су белән яхшылап юалар да ярган җирен нечкә ак җеп белән тегеп куялар.
Беренче ысул
500-600 г лы чистарткан яшь тавык яки чебешне салкын су белән юып муенын бәйлиләр, корсак куышлыгына тугламыйча йомырка сыталар, һәр йомыркага тоз, борыч сибәләр, бераз шулпа өстиләр һәм эчен ак җеп белән тегәләр. Аннары тутырган тавыкны, акрын гына кайнап торган тозлы суга салып, 40-50 минут пешерәләр. Пешкән тавыкны, 4 өлешкә бүлеп, кайнар килеш, табынга бирәләр.
Гарнир - дөге боткасы яисә бөтен килеш пешергән бәрәңге.
Икенче ысул
Чистартып юган тавыкның, алда сөйләнгәнчә, тиресен итеннән аералар, эчен тегеп куялар.
Тавыкның бүтәкәсен, йөрәген һәм бавырын яхшылап чистартып салкын су белән югач, тагаракта чабалар яисә ит тарткычтан чыгаралар да, йомырка, сөт өсте яки сөт, эреткән сары май өстәп, яхшылап туглыйлар, тоз, борыч сибәләр һәм, тавыкка тутырып, муенын бәйләп, акрын гына кайнап торган тозлы суда пешерәләр.
Пешкән тавыкны кайнар килеш (салкын килеш тә бирергә мөмкин) 4 өлешкә бүлеп бирәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев