Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исламия Мәхмүтова юл кыенлыкларыннан чыгу буенча сәхнәдәшләренә мастер-класс күрсәткән

Тинчурин театры Урмайда “Син бит минем бергенәм” спектаклен күрсәткән.

Чувашстанның Урмай авылыннан гастрольдән кайтышлый Исламия Мәхмүтова сәхнәдәшләренә мастер-класс күрсәткән - юлда батып калган автобусны һәм декорацияләр төялгән “КамАЗ”ны тартып чыгаруны оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чувашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов сөйләде.

“Кичә Тинчурин театры күрсәткән спектакль тәмамланып клубтан урамга чыксак, буран башланган. Урмай авылы мәдәният йорты яныннан кузгалып, “Кара пулат” мәчете яныннан төп юлга чыгыр алдыннан театрның зур автобусы һәм декорация төялгән “КамАЗ” автомашинасы батты. Исламия Мәхмүтова бөтен артистларны, хезмәткәрләрне оештырып, 12 тонналы автобусны тросс белән күмәк тартып чыгарырга әйдәде”, - ди ул.

Артистлар һәм театр хезмәткәрләре, Урмай халкы ярдәме белән, КамАЗны кузгата алганнар. Театр коллективы тырышлыгы белән юлга чыга алган йөк машинасы автобусны сөйрәп чыгарган.

“Шулай итеп Тинчурин театры үзенең “Күчмә театр” буларак бата-чума гастрольләрдә йөргән чакларын искә төшерде. Театр коллективы уңай тәэсирләр белән Казанга юл алдылар, Урмайлылар озатып калды”, - ди Фәрит Гыйбатдинов.

  • Тинчурин театры Урмайга Исламия Мәхмүтованың “Син бит минем бергенәм” премьерасын алып килгән. Мелодраманы театрның легендар актрисасы Исламия Мәхмүтова үз юбилеена яңартып куйды.

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев