Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл кагыйдәсен бозучыны видеога төшереп, «Халык инспекторы»на җибәрүчеләргә акча түлиләр

Татарстанда «Халык инспекторы» системасы кулланучыларын бүләкләү тәртибен расладылар. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

«Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы 2014 елда Татарстанда юлдагы хәлгә контрольне көчәйтү өчен булдырылган иде. Аның ярдәмендә мобиль телефонда махсус кушымта аша юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәргә мөмкин. Материаллар ЮХИДИ бүлекчәләренә карау һәм тәртип бозучыларга карата чаралар күрү өчен җибәрелә. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы мәгълүмат хокук бозу вакытында төшерелгән 30 секундлык кыска видеороликлар рәвешендә теркәлә.

Яңа карар нигезендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның түбәндәге төрләрен үзе күргән һәм аларны видеога төшерүчеләр акчалата бүләк алачак.

1.Әгәр әйләнә-тирә мохитнең пычрануына, төгәлрәк әйткәндә, автомобильдән җитештерү калдыкларын бушату яки агызуга шаһит булсалар, бу хокук бозу видеосы өчен 1 150 сум акча алырга мөмкин.

2. Иминлек каешын эләктермәгән йөртүче яки мотошлемсыз мотоциклчы төшерелгән видео өчен - 300 сум.

3. Светофорның тыючы сигналына яки көйләүченең тыючы ишарәсенә баруны видеотеркәгән өчен - 300 сум.

4. Светофорның тыю сигналы булганда стоп-линия алдында туктау таләпләрен бозган видео өчен - 230 сум.

5. Каршы як хәрәкәт полосасына яки каршы як юнәлештәге трамвай юлларына чыгуны раслаган видео өчен - 1 440 сум.

6. Җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү видео өчен - 435 сум.

7. Машина йөртүченең хәрәкәт вакытында рульдә барганда кулында телефон булган видео өчен - 435 сум.

«Түләнә торган сумма РФ Административ кодексының кулланыла торган маддәсенең иң аз административ штраф суммасының яртысыннан 50 процент (салымнарны һәм җыемнарны исәпкә алмыйча) һәм НДФЛны исәпкә алып, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 8.2 маддәсенең 3 1 өлеше буенча административ штраф суммасының 10 процентын тәшкил итә», – диелә документта.

Түләүләр, карар закон көченә кергәннән соң 40 эш көненнән дә соңга калмыйча, башкарыла (күчерелә).

Бүген Kazan Digital Week халыкара форумында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка яңартылган «Халык инспекторы» кушымтасын тәкъдим итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/yul-kagyidasen-bozucyny-videoga-toserep-xalyk-inspektoryna-ibarucelarga-akca-tulilar-5893079

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев