Юлга чыгучылар игътибарына: Татарстанда томан көтелә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә иминлек чаралары турында искәртте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Иртәгә, 27 февральдә, төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә иминлек чаралары турында искәртте.
Машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә, дистанцияне арттырырга, куркыныч маневрлар ясамаска һәм томанга каршы фаралар кулланырга киңәш ителә.
Җәяүлеләрдән юл аша чыкканда бик игътибарлы һәм сак булулары сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-irtaga-tatarstanda-toman-bulu-turynda-kisatte-5919839
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев