Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар иминлеге үзебездән тора

Агымдагы ел­ның өч аенда район территориясендә тер­кәлгән 4 юл-транспорт вакыйгасында 5 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шуларның икесе – балалар. Бу һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгына бәйле башка фактлар турында башкарма комитетның комиссия утырышында сөйләштеләр.

Төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда куркынычсызлык мәсьәләләре район хакимиятенең һәм аның бүлек­ләренең даими контролендә тотыла. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов рәислек иткән комиссия утырышларына да аның турыдан-туры вәкаләтләренә кагылышлы мөһим көн тәртипләре куела һәм көнүзәк вәзгыять анализланып, проблемаларны хәл итү чаралары билгеләнә. Чираттагы утырышта әлеге юнәлештәге эшчәнлектә билгеләнгән чаралар пла­нының I кварталдагы үтәлеше тикшерелде. Агымдагы ел­ның өч аенда район территориясендә тер­кәлгән 4 юл-транспорт вакыйгасында 5 кеше тән җәрәхәтләре алган. Шуларның икесе – балалар. Юл хәрәкәте кагый­дәләренең үтәлмәве фактларын анализлау күрсәткәнчә, ЮХИДИ инс­пек­торларына балаларны махсус утыр­­гычларга беркетмичә, иминлек каеш­ларын эләктермичә йөрү, транспорт чаралары белән аек булмаган хәлдә идарә итү, юлның каршыга килүче автомобильләр өчен билгеләнгән полосасына чыгу очракларын ачыклауга игътибарны тагын да көчәйтергә кирәк. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырган өчен өч айда 23 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Бу былтыргының шушы чоры күрсәткеченнән 4кә кимрәк. “Кордон-М” фото-радар комплексы чаралары ярдәмендә юл хәрәкәте ка­гыйдәләрен бозуның 561 очрагы (2022 елның 3 аенда – 900) теркәлгән. Җәмәгать судьяларына 122 административ материал җибәрелгән, 15 йөртүче правасыннан мәхрүм ителгән һәм 30 мең күләмендә штрафка тартылган. Әлеге санкция юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүнең барлык очракларында кулланыла һәм штрафларын вакытында түләмәүчеләргә законда каралган чаралар күрелә. Өч айда Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 20.25нче статьясы нигезендә 96 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Ягъни алар икеләтелгән күләмдә штраф түләгән.

Районда автомобиль юлларын, автобус маршрутларын, автотранспорт предприятиеләрен тикшерүләр график нигезендә үткәрелеп барыла. Оешмаларда транспорт чараларын йөртүчеләр, шулай ук балалар бакчаларында, мәктәпләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча 100дән артык әңгәмә уздырылган, шөгыльләр оештырылган. Район комиссиясе рәисе юлларда куркынычсызлыкка турыдан-туры йогынты ясый торган чараларны да көчәйтергә кирәклеген ассызыклады.

“Районда 2021-2023 елларда юл хәрәкәте иминлеген көчәйтү буенча эш­ләгән махсус программа гамәлдә. Бар­лык чаралар шул программага ни­гезләнеп оештырыла. Авылларда куркыныч урыннарда хәрәкәтне  көйләү максатында өстәмә юл билгеләре, ясалма тигезсезлекләр кую дәвам итәчәк. Кышкы чорда Саба һәм Шәмәрдән торак пунктларында урам-юл челтәрен тиешле тәртиптә тоту мәсьәләләре көн тәртибенә кертелә һәм анализлана. Урамнарның торышы буенча “Халык контроле” сис­темасына кергән за­явкаларның үтәлеше дә контрольдә то­тыла. Кышкы чорда барысы 4 заявка алынып, алар уңай хәл ителделәр. Торак пунктларда “Йорт-мәктәп-йорт”­ маршруты буенча  йөрүче ав­то­бусларның иминлеге “Яшен” җәм­гыяте тарафыннан ныклы игъ­тибарга алынып, җәмәгать транспорт на­вигация системалары  ярдәмендә кү­зәтелүләр алып барыла. Районда 34 маршрут буенча 29 автобус рейска чыга,  йөртүчеләргә медицина тик­ше­рүе  көн саен иртәнге сәгатьләрдә үткәрелә”,– диде Марат Ишниязов.

Юл­ларда иминлек тәэмин итү буенча ачыкланган кимчелекләрне бетерү, комиссия карарларының бил­геләнгән срокларда үтәлешенә ирешү өзелми калган гомерләр дигән сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X