Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Юлларда чикләүләр алынды

Юлга чыгучылар игътибарына

  Татарстанда федераль трассаларның һава торышы начар булу сәбәпле йөк машиналары һәм автобуслар хәрәкәтен чикләгән участокларында чикләүләрне алганнар, бу хакта Идел-Вятскуправтодор матбугат хезмәте хәбәр итә.

  «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 7 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтән көчле кар яву аркасында республикада Казан – Оренбург (Әлмәткә кадәр), Казан – Ульяновск, Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М7 «Волга», М7 «Волга» һәм М12 «Восток»трассалары буенча автобуслар һәм йөк автомобильләре хәрәкәте,  шулай ук Алексеевск – Әлмәт төбәк автоюлында да хәрәкәт чикләнгән иде.

21.15 сәгатьтән чикләүләр алынды, чөнки Һава торышы һәм юл шартлары нормальләште-трассалар ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев