Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабат коточкыч авария: автоледи, аның 7 яшьлек кызы авария урынында җан бирәләр, 1 яшьлек сабый исән кала

Казан - Буа - Ульяновски автоюлында "ВАЗ-2112" автомобиле белән идарә итүче 33 яшьлек хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм каршы як полосага чыгып "Лада Гранта" автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, автоледи һәм аның 7 яшьлек кызы һәлак булган. Машина йөртүче хатын-кызның балалар утырту җайланмасында булган 1...

Казан - Буа - Ульяновски автоюлында "ВАЗ-2112" автомобиле белән идарә итүче 33 яшьлек хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм каршы як полосага чыгып "Лада Гранта" автомобиле белән бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, автоледи һәм аның 7 яшьлек кызы һәлак булган. Машина йөртүче хатын-кызның балалар утырту җайланмасында булган 1 яшьлек кызы исән калган. Икенче машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

"Тикшерү вакытында машинаның алгы көпчәге шиплы резинадан, ә артта - җәйге көпчәкләр булганлыгы ачыкланды", - дип билгеләп үтте ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, ЮХИДИ Идарәсе эшчәнлегендә каршы як полосага чыгу һәм тизлекне арттыруны, транспорт чараларын тикшерүгә өстенлек биреләчәк. "Протекторның биеклегенә, шиннарның туры килүенә игътибар биреләчәк, машиналарның техник хәлен тикшерү буенча эшчәнлекне активлаштырабыз", - дип белдерде Р.Миңнеханов.
"Бүген шиплы резиналарга альтернатива юк", - диде Р.Миңнеханов. - Бу хакта закон бар һәм без аны кулланабыз".

Мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев