Ринат Шамилов: «Кайда барсам да, мин татар дип горурландым»
Авылда тоткан ролен барлаган мәлдә, әлеге канатлы әйтемнең Явлаштауда яшәүче Ринат Шамилов кебекләргә әйтелгәнлегенә ышандым. Узган елның көзендә аңа 70 яшь тулды. Аксакаллар яше.
Авыл – ил тоткасы. Бер караганда гади генә сүз тезмәсе. Әмма мәгънәсе зур. Һәр торак пунктның авыл-ил тоткасы дип әйтерлек кешеләре була. Җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләр, нинди дә булса мәсьәләдә үзенә җаваплылык алучылар һәрвакыт кирәк.
Элек старосталар булган. Алар сайлап куелгач, халык тынычланып калган: “бездә әнә ул хәл итә”, “әнә ул барсын”, “аннан сорагыз” һәм башкалар. Вазифасын яхшы башкарамы ул, начармы – баштарак анысы ул кадәр үк мөһим түгел, аның каравы бүтәннәр өстеннән йөк төшкән. Авылда тоткан ролен барлаган мәлдә, әлеге канатлы әйтемнең Явлаштауда яшәүче Ринат Шамилов кебекләргә әйтелгәнлегенә ышандым. Узган елның көзендә аңа 70 яшь тулды. Аксакаллар яше.
“Мин гади колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып туганмын,– ди Ринат Шамил улы. – Мәчет янындагы йортыбыз кечкенә генә иде. Шунда әти-әни, апам Равилә, абыйларым Фоат, Рузалим, сеңлем Фәридә яшәдек. Яшел чирәмле авыл урамында яланаяк уйнап үстек. Табигать әкияттәге кебек: әйләнә-тирә урман, шаулап Мишә елгасы ага. Чишмәләр челтери, суда балык тотарга була. Шушы матурлыкка сокланып, абый-апалар янында эшкә өйрәнеп, тормыш дигәненең ни икәнлегенә төшенә башладык. Җир, авыл кешесе өчен хезмәт – зур байлык. Аннан башка яшәү мөмкин түгеллеге минем аңга әкренләп үтеп керде”.
Кечкенә генә иске агач мәктәптә аны хәреф танырга беренче укытучысы Мәсфүрә апа өйрәтә. Сыйныф җитәкчеләре Вәсилә апа Хуҗина рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Концерт-спектакльләр әзерләп авыл клубында чыгышлар ясыйлар. Тавышы барлыгын күреп, аны район күләмендәге чараларга да алып баралар. Апасы, мәктәп тәмамлауга, фермага эшкә килә. Башта бозаулар карый, аннары сыер сава. Аңа Ринат та булыша. Көнгә өч тапкыр 12 сыер саварга кирәк. Шулай итеп, кечкенә вакытта аның башына кергән “җир” төшенчәсенә “терлек” дигәне дә өстәлә. Димәк, малларга мәхәббәте кечкенәдән уянган. Мәктәптә зоология, ботаника фәннәрен дә яратып үзләштерә ул. Менә шушы алшартлар аны авыл хуҗалыгы белгечлеге алуга тарта да инде. Тукай (Әтнә районы) авыл хуҗалыгы техникумында зоотехния бүлегендә укыганда егет яңа кешегә әверелә, уйлау сәләте киңәя, кешеләр белән аралашу манерасы үзгәрә. Техникумда олы сәхнә белән очраша, агитбригада составына керә. Ел әйләнә Арча районы авылларында концертлар куялар. Әтнә мәдәният йорты каршында хорга йөри. Режиссер Гомәр Мәрданов халык театры куйган спектакльләрдә массовкаларда катнаша. Ягъни шактый вакыты сәхнәләрдә уза.
“Армиягә алынып Латвиянең башкаласы Ригада хезмәт иткәндә дә, – ди Ринат абый, – үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым, рус җырларын башкардым. Ротада запевала идем. Хәзер өлкән лейтенант дәрәҗәсен йөртәм. Хәрби хезмәттә чакта әнием вафат булды. Мин авылда калу нияте белән төп йортка абыем һәм туган апам гаиләсенә кайттым. Ниятем башта бераз ял итәргә иде. Әмма Калинин исемендәге колхоз рәисе Габделнур абый Җәлилов мине идарәгә чакырып: “Ындыр табагына мөдир кирәк. Менә шушы эшне башкарып чык та, аннары ял итәрсең”,– диде. Август аенда барлык ашлыкны амбарларга кертеп урнаштырып, эшне төгәлләдек. Ике көн дә узмады – Габделнур абый тагын чакыра. “Мәдәният йортында җитәкче юк, әйдә, шунда”,– ди бу. Вәгъдә иткән ялы турында исенә төшердем. Ике сөйләшеп тормады. Клуб шуның урыны инде ул, рәхәтләнеп ял итәрсең, диде”.
Нинди урын икәнен соңрак аңлый Ринат абый. Анда башкалар ял иткәндә дә эшлисе икән. Хезмәт юлы әнә шулай Явлаштауда яңа проект белән районда беренчеләрдән төзелгән мәдәният йортыннан башлана. Габделнур абый мәдәниятне бик ярата, хөрмәт итә иде. Күп ярдәм күрсәтә. Директор сәнгать җитәкчесе Мулланур Мусин белән, зур планнар корып, эшкә керешә. Балалар һәм олылар өчен түгәрәкләр оештырыла. Концерт-спектакльләр дә ешая. “Мишә дулкыннары” агитбригадасы республика күләмендә лауреат була. Мәдәният йорты районда алдынгылар сафында. 1978 елда хезмәттәге уңышлары өчен Ринат Шамиловны Вьетнам Халык Республикасына туристик юллама белән бүләклиләр. Әйтегез, хәзер кемгә тәти андый онытылмас сәяхәт.
1987 елда директор тормышында үзгәреш: аны КПСС райкомы районның иң ерак хуҗалыгы– “Җәлил” совхозына партком секретаре итеп җибәрә. Ул вакытта коммунист кеше партия кая кушса, шунда барырга тиеш иде. Шуннан соң өендә аны сирәк күрәләр. Артта калган хуҗалыкны аякка бастырам дип, чабу да чабу инде. Биш елдан соң партиянең таралуы аны туган авылына кайтара һәм юллар фермага илтә. Ни өчен икәнен мәкалә башында язган идем. Кабат мәдәният йортына эшкә килергә ризалашмый Шамил. Ярдәм кирәк икән, булышырга әзер. Башта өч ел сыерлар сава, аннары үгезләр симертә. Район күләмендә алдынгылар сафыннан төшми. 2004 елда хезмәтен зурлап “Татарстанның атказанган терлекчесе” исемен бирәләр.
Ринат Шамилов лаеклы ялда да авыл тоткасы булып калды. 2009 елда аны Явлаштау җирле үзидарәсе каршындагы ветераннар оешмасы рәисе итәләр. Хәзер дә 150гә якын өлкән кешене кайгырта, туган көннәрендә открыткалар юллый, үтенечләрен тыңлый. 1925 елда төзелеп, манарасы киселми калган бер гасырлык мәчеттә азан әйтә һәм ритуал хезмәт тә башкара. Бик кирәкле кеше.
Инде сәхнә дигәндә, һаман да алыштыргысыз җан. 1996 елда ул оештырган “Канәфер” фольклор ансамбле хәзерге көндә дә эшли. Шулай ук өлкәннәрнең район мәдәният йорты каршындагы “Саба чишмәләре” иҗат берләшмәсенә дә йөри ул. Күрше районнарга чыгып, тере тавышка җырлыйлар, микрофон кулланмыйлар. Шәхсән катнашкан бәйгеләрдә дә сынатмый. Татар эстрада сәнгатенең бөек җырчысы Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурсында 1нче турда җиңү яулап, 2 турда да уңышлы чыгыш ясады. Өлкәннәрнең республика ”Балкыш” конкурсында 6 ел барып, биш тапкыр 1 дәрәҗә лауреат исеме алды. ТНВ каналында “Җырлыйк әле” тапшыруында моңлы тавышын республикада, чит өлкәләрдә яңгыратты, ике тапкыр җиңүче булып танылды. 2023 елда «Җырла милләт, җырла Республика» конкурсында катнашып, район Сабантуенда “Болгар” радиосының махсус призы тәкә белән бүләкләнде.
“Кайларга барсам да, мин татар, диеп горурландым. Милләтем, туган телем, туган җирем дип яшәдем һәм мин шушы хисләремне җырларым аша халкыма җиткердем. Безнең моңнар гасырлардан гасырларга күчеп яши. Киләчәк буын да аннан мәхрүм булмас”, – ди Ринат Шамил улы.
“Замандашым Ринат күпкырлы талант иясе. Район күләмендәге күп кенә мәдәни чаралар аның катнашыннан башка үтми. Әнә шундый кешеләр милләтнең умыртка баганасын тәшкил итә дә инде. Терлекчелектә эшләгән елларында мин фермага килгән саен Ринат белән очрашып, күрешеп, сөйләшми калмый торган идем. Аның тормыш борылышларында югалып калмыйча, чын кешелеклелеген саклап, зур уңышларга ирешүе һәрвакыт сокландыра”, – диде аның турында ТРның атказанган ветеринария табибы Габит Фәрхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев