Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Камил хәзрәт Сәмигуллин Минск Җәмигъ мәчетендә җомга намазын үткәрде

“Әгәр дә сөннәт буенча гамәл кылсак, зур мәшәкатьләр булмаячак, афәтләр килмәячәк”, - дигән мөфти.

Кичә Беларусь Республикасына сәфәре кысаларында, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Минск шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мөфти Әбу-Бәкер хәзрәт Шабанович үтенече белән дин кардәшләребезгә лекция укыды, вәгазь белән мөрәҗәгать итте һәм җомга намазы укытты. Намазда меңгә якын кеше катнашты. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәет хәбәр итте.

Үзенең вәгазен мөфти хәзрәт Мөхәммәд Пәйгамбәр хәдисе белән башлады: “Иң яхшы сүз – Аллаһының Сүзе”. Аннары ул Коръәннең “Мәгүн” сүрәсенә тәфсир (аңлатма) бирүгә тукталды. Әлеге сүрәдә монафикъларның намазга зур әһәмият бирмәүләре ассызыклана.

Камил хәзрәт сорау куйды: чын ир-ат нинди сыйфатларга ия була? Җавапны ул “Нур” сүрәсендәге аять ярдәмендә аңлатып бирде. “Иң беренче чиратта, ир кеше Аллаһы Тәгалә турында бервакытта да онытмый. Икенчедән, ул намазларын торгыза. Өченчедән, зәкят түли. Дүртенчедән, Кыямәт көненнән куркып яши. Бер кешедә шушы дүрт сыйфат булса, ул Раббыбыз сүзләре буенча, чын ир-ат булып саналачак”, – диде Камил хәзрәт.

Вәгаз барышында мөфти хәзрәт Сөннәткә иярүнең әһәмиятен ассызыклады: “Әгәр дә сөннәт буенча гамәл кылсак, зур мәшәкатьләр булмаячак, афәтләр килмәячәк”. Коръәнчеләр (кораниты) сектасының зыяннары да телгә алынды.

Татарстан мөфтиенең вәгазен бар халык игътибар белән тыңлады, ул хөтбәнең гарәп өлешен көйләп укыды. Намаз төгәлләнгәч, мәхәллә активы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән күмәк рәвештә фотога төште. Аннары мәчет хезмәткәрләре белән аерым очрашу үтте, диелә бу хәбәрдә. 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев