Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карны кая куясы?

Быел җәй эссе булырга охшаган. Халык сынамышларына ышансаң, 29 гыйнварда көн суык булса, җәен кояш кыздырачак. Илнең күпчелек төбәк­лә­рендә, шул исәптән Татарстанда, синоптиклар төнлә 18–20 градуска кадәр салкын вәгъдә иткән.

Урамда чын кыш: үзе карлы, үзе кояшлы, салкын җил битне чеметтереп алыр­га да күп сорап тормый. Мондый һава торышы киләсе атна азагына кадәр сакланачак, дип вәгъдә итә синоптиклар. Явым-төшемнәр капчыгы да ертылган, ахры. Илнең Гидрометеорология һәм әй­ләнә-тирәне күзәтү идарәсе вәкиле Людмила Паршина сүзләренә караганда, алдагы берничә көндә генә дә кар катламы тагын 5–10 сантиметрга “үсәргә” мөмкин.

 

Мәс­кәүдә бу яңалыкка бер дә шатланмаслар кебек. Узган ялларда ил башкаласында моңарчы күрелмәгән кү­ләмдә кар яуган. Алай да гадәттән тыш хәл килеп чыкмаган. Саратовтагы кебек әнә. Узган атна ахырында шәһәрдә ишеп кар яву аркасында, мәктәпләрдә укуны туктатып торганнар. Балалар ял итсә дә, укытучыларның – эш көне. Шуңа күрә мәктәп­ләрнең берсендә мөгаллим­нәрне урамга кар көрәргә чыгарып җибәргәннәр. Алай гына да түгел, 20 градус салкында карны чүп капчыгына тутырып түгәргә кушканнар. Хезмәткәрләрнең берсе эш барышын фотога төшереп, социаль челтәргә урнаштырган. Бу исә җәмәгатьчелектә зур шау-шу куптарды. Укы­тучыларның моннан башка да эше җитәрлек, дип яздылар интернетта. Шәһәр мэриясе кышкы “өмә”не ирек­ле гамәл дип аңлатырга тырышса да, низаг Саратов ха­кимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесен эшеннән алу белән тәмамланды.

 
Татарстанда бу көн­нәр­дә ишеп кар явудан куркасы юк. Һәрхәлдә, синоптик­лар шулай дип ышандыра. Атна уртасына кадәр төнлә – 20, көндез исә 12 градуска кадәр салкын вәгъдә ит­кәннәр. Атна азагында бераз җылы­та­чак һәм кар яварга мөмкин.

Фото: https://pixabay.com | congerdesign

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев