Кайсы гадәт Булат Бәйрәмовның ачуын чыгара?
Согуд Гарәбстанында мәчеләр янында селфи ясарга рөхсәт ителми. Бу турыда аерым фәрман чыгарганнар. Җирле имам, бу - Көнбатыш гадәте, аларның яшәеше безгә ят, дип аңлаткан. Руханилар тарафыннан исемлек киңәйтелгән. Анда эт, бүре, фил, тутый кош белән тавык та кергән. Моннан тыш "Покемон" мультфильмына нигезләнеп ясалган өстәл уеннарына да - "кызыл...
Бусын да, исламга каршы, халыкны аздыру ысулы дигән нәтиҗә чыгарганнар. Ә сезгә Чит ил гадәтләренең кайсы әлеге күңелегезгә хуш килми? Кайсын үзгәртер идегез?
Нәҗип БӘДРЕТДИНОВ, баянчы:
- Мин - төрле җирдә булган, төрлесен күргән кеше. Үз карашым бар, ничек уңайлы, шулай яшәргә күнеккәнмен. Шуңа миңа кемдер тәэсир итә дип уйламыйм. Урыслар белән бер мохиттә яшибез, әмма алар белән катышмыйбыз. Алар, үлем-китем булган вакытта, кешене үзләренчә озата, бездә эчеп утыру гадәте юк, Аллага шөкер. Чит ил мәдәниятенә күчмәскә, аны яшәешкә кертмәскә татарның башы җитә дип саныйм. Белмим, без гаиләдә татарча яшәргә тырышабыз. Гадәтләр бездән соң да югалмасын дип телим. Әмма бер әйбер күңелне кыра. Азанны һәрбер илдә үз мәкаме белән әйтәләр,татарда да ул үзгә. Менә шул югалып бара.
Сәлимә ЙОСЫПОВА, хисапчы:
- Әти-әни - Урта Азиядә туып үскән кешеләр. Бездә табын кору, чәй эчү, кунак каршылау - зур бер тантана. Аның үз кагыйдәләре бар. Татар да моны саклый, әмма кайбер очракта инде яшәешкә башка гадәтләр дә керә башлады. Мәсәлән, элек әбиләребез чәйне кечкенә касәләрдән эчә иде. Хәзер бу - бик сирәк күренеш. Хуҗабикәләрнең аш бүлмәсендә тоткалы чынаяклар белән кружкалар гына. Чәйне бер тутырып ясыйлар да бетте-китте. Ә кечкенә касәләрдән эчү шундый күңелле! Хуҗабикә кунакның касәсе бушаганмы, юкмы, чәе суынып китмәдеме икән дип карап тора. Бу - үзенә күрә игътибар, ихтирам билгесе. Ә бүген ашык-пошык, юлда барганда ашау гадәте керде. Фуршет дигән булып, басып ашауны да күңел кабул итми. Бу безнең ислам әдәбенә дә туры килми. Үз өемдә касәләр бар, мин шуңа салып чәй эчәм.
Булат БӘЙРӘМОВ, "Татар радиосы" ди-джее:
- Чит илнең тәэсире зур инде ул! Ике дистә ел эчендә бездә гомумән билгеләнмәгән бәйрәмнәр барлыкка килде. 14 февральдә Гашыйклар көне уздыралар, ул көнне котламаган, бер-берсенә бүләк бирмәгән кешеләр сирәктер. Яисә мәктәпләрдә Хеллуин уза. Минемчә, коточкыч чара. Әллә нинди убырлар, шайтаннар, җен-пәриләр... Куркыныч бит! Балаларның психикасына начар йогынты ясый дип уйлыйм. Аннары киенү гадәте дә чит илдән. Кызлар артыгын кыланып җибәрә - күлмәкләр ачык, итәкләр кыска. Йә, урамда шәрә йөриләрме инде?! Бер дә матур түгел. Татарның саф булып никахлашу гадәте башкаларга да үрнәк була ала.
Гөлназ ГАЛӘВИЕВА, психолог:
- Балаларга чит ил мәдәниятенең тәэсире зур. Караган кинофильм, мультфильмнар каһарманнарына охшарга тырышалар, алар кебек сөйләшәләр, киенәләр. Ярый ла алар әхлаклы булса! Әмма күпчелектә телевидение аша тискәре образлардан культ ясыйлар. Балаларны татар мохитендә яшәтәсе килә, әмма моңа ирешү авыр. Файдага булганын татар үзендә арттырса, мин куанам гына. Селфига килгәндә, мин аны кирәксез шөгыль дип саныйм. Үз-үзеңә соклану, ярату хисе чама белән булсын иде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев