Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан алтынчы тапкыр Kazan City Racing тамашасын кабул итте

Татарстан башкаласында Республика көнен һәм Шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан чаралар уза.

Татарстан Республикасы көнендә Казан үзәгендә Kazan City Racing автотамашасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Республика җитәкчесе Harley-Davidson клубының мотоцикллар колоннасын җитәкләде. «Кызыл Кремльдән — Ак Кремльгә» мотоузыш кысаларында йөзгә якын байкер Мәскәү белән Казан арасында 800 чакрым араны узды. Мотоузыш Татарстан Республикасы көненә багышланган һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалауга һәм Россиядә мотоузышны популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Аннары трассада үз осталыкларын Россиянең һәм дөньяның иң яхшы дрифтерлары күрсәтте. Ә инженер һәм узышчы Сергей Кабаргин тамашачылар алдында үзләре җитештергән Flanker F гиперкарын тәкъдим итте.

«Автомобильләр 2018 елда эшләнгән, аларны эшләүгә бер елдан артык вакыт китте. Казанга без ике машина алып килдек, алар икесе дә дрифт машиналары, әмма иртәгә бары берсе генә тәкъдим ителәчәк, икенчесе исә күргәзмә өчен булачак», — дип сөйләде автомобильне уйлап табучылар командасы менеджеры Мария Найт.

Татарстан башкаласында Татарстан командаларыннан башка чыгыш ясау мөмкин булмас иде. Шуңа күрә легендар «КАМАЗ-Мастер» командасы искиткеч тамаша әзерләде. Татарстанның боҗра ярышларында һәм ралли — кроссларда чыгыш ясаучы икенче командасы - AG Team да тантанада катнашты. Шулай да, ярышларда булу сәбәпле, команданың баш узышчысы Тимур Тимерҗанов килә алмаган. 

Фото: Михаил Захаров

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев