Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремлендә Физкультурачылар көне уңаеннан спортчыларны хөрмәтләделәр

Рөстәм Миңнеханов 16 тренерга һәм 22 спортчыга бүләкләр тапшырды.

Казан Кремлендә Физкультурачылар көне уңаеннан спортчыларны һәм тренерларны хөрмәтләү булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга орден, медальләр, исемнәр, Рәхмәт хатлары тапшырды.

«Барыгызны да Физкультурачылар көне белән котларга телим. Спортчыларны Кремль залында хөрмәтләү традициясен аерым билгеләп үтәсе килә, чөнки спортчының һәр җиңүе - ул республика җиңүе. Бу команданың, тренерлар штабының, шулай ук иганәчеләрнең зур хезмәте. Безнең өчен мондый очрашуларны уздыру бик күңелле, чөнки бу - Татарстан горурлыгы», - диде тантанада Татарстан Президенты.

Башта бүләкне «Зенит-Казан»ның баш тренеры Владимир Алекнога тапшырдылар – ул Дуслык ордены белән бүләкләнде. «Зенит» генераль директоры Илһам Рәхмәтуллинны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән билгеләп үттеләр. Стендка ату буенча тренер Юрий Алексеев, көрәш буенча тренер Вакыйф Дәүләтшин һәм йөзүче Александр Красных «Фидакяр хезмәт өчен» медальләре белән бүләкләнделәр.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәрләре таныклыкларын йөзү буенча тренер Татьяна Алифашкинага, өстәл теннисы буенча тренер Фәрход Исмаиловка һәм тхэквондо буенча тренер Сергей Титкинга тапшырды. Татарстан спортчылары – дөнья һәм Европа чемпионатлары, Неапольдагы 2019 елгы Универсиада җиңүчеләре һәм призерлары Татарстан Президенты Рәхмәт хатларына лаек булды. Шулай ук аларның тренерлары да бүләкләнде.

Бүләкләү вакытында Миңнеханов һәм пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы Айгөл Ситдыйкова арасында кызыклы әңгәмә булды. Ул спортчы нинди авырлык күтәрүен һәм аны күтәрә аламы икәнлеген сорады. Спортчы моны аерым кыенлыкларсыз эшли алам, дип җавап бирде.

Спортчылар исеменнән Татарстан Президентына Казан «Зенит»ы остазы Владимир Алекно мөрәҗәгать итте: «Барлык спортчылар исеменнән зур ярдәм күрсәтелгәне өчен рәхмәт. Бүген Казан хаклы рәвештә спорт башкаласы булып тора». «Кирәк икән, без Олимпиаданы да оештырабыз», - дип өстәде ул.


 

Фото: Рамиль Гали

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев