Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан кунаклары бүләккә 5 кг казылык ала алачак

Ведомство директоры Дарья Санникова Татарстан башкаласы яңа ел мәйданнары һәм бәйрәм чаралары белән таныштырды.

“Туризмны үстерү комитеты” муниципаль бюджет оешмасы директоры Дарья Санникова Казанга яңа ел бәйрәмнәренә башка шәһәрдән килгән туристлар арасыннан очраклы бер бәхетлесен сайлап, 5 кг казылык белән бүләкләргә вәгъдә бирде. Милли ризык ат итеннән эшләнә.

“1 гыйнвардан инстаграмм-пабликта togoКазан акциясе башланып китә. Анда казанлылар башка шәһәрләрдән дусларын чакырып, фестиваль ["КышДаКар фест“ — Т-и. иск] фонында фотога төшәргә һәм "кышдакарфест“, "всевказань“, "казаньгостеприимная” хештегларын билгеләргә тиеш була. 7 гыйнвардан соң очраклы саннар генераторы ярдәмендә җиңүчене ачыклыйбыз. Ул 5 кг казылык алачак”, - дип сөйләде Дарья Санникова.

“КышДаКар-фест” 29 декабрьдә “Тукай мәйданы” метро станциясе янында Петербург урамында башланып китә. Ярминкә милли кухня, сувенирлар, мастер-класслар белән гөрләячәк һәм ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә.

2 гыйнварда фестиваль Бауман урамы башланган җиргә – Фәннәр академиясе янына күчә.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев