Казан кызы Путиннан бүләк алды
Казан кызы Светлана Медведева Балаларны яклау көнендә үзенчәлекле бүләккә ия булды. Аңа Россия Президенты Владимир Путин исеменнән немец овчаркасы токымыннан көчек тапшырдылар. Светлана мондый бүләкне ил башлыгының электрон почтасына хат язып сораган. Хатта: «Мине әни берүзе тәрбияли, шуңа да кыйммәтле токымлы эт сатып алырга мөмкинчелегебез юк. Миңа көчек бүләк итә...
Казан кызы Светлана Медведева Балаларны яклау көнендә үзенчәлекле бүләккә ия булды. Аңа Россия Президенты Владимир Путин исеменнән немец овчаркасы токымыннан көчек тапшырдылар.
Светлана мондый бүләкне ил башлыгының электрон почтасына хат язып сораган. Хатта: «Мине әни берүзе тәрбияли, шуңа да кыйммәтле токымлы эт сатып алырга мөмкинчелегебез юк. Миңа көчек бүләк итә алмассызмы икән?» - дигән юллар бар.
Светлана быел 12 нче гимназиянең V сыйныфын тәмамлаган. Гаилә шәһәрнең Мәскәү районында халыкны социаль яклау бүлегендә исәптә тора. Кызның хыялын «Бриз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Андрей Беляков тормышка ашырган. Ул Светлана янына кунакка Мохтар кушаматлы бер айлык көчек белән килгән.
- Мин бу хакта күптән хыялланам инде. Хайваннарны бик яратам. безнең өйдә өч мәче яши, берсен дә кыерсытмыйбыз. Элек этебез дә бар иде, ул яман шештән үлде. Үскәч, кинолог буласым килә, - дип сөйләде кыз безгә. - Хәзер миңа айпад та, ноутбук та кирәк түгел. Минем чын дустым - этем бар. Могҗизалар әкияттә генә түгел, тормышта да була икән ул.
Медведевлар гаиләсенә көчекне асрау буенча ярдәм дә күрсәтеләчәк - алар этне тәрбияләүгә кагылышлы сораулар белән белгеч-кинологка мөрәҗәгать итә ала.
Алисә Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев