«Казан сөлгесе» IX Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсына гаризалар кабул ителә
28-30 августта Казанда «Казан сөлгесе» IX Халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы була. Бу хакта «Сәйдәш» мәдәният үзәге сайтында хәбәр ителә.
Оештыручылар әйтүенчә, фестивальнең атамасы «Казан сөлгесе» дигән борынгы татар халык җыры исеменнән алынган. Татарлар өчен ап-ак, осталар кулы белән чигелгән «Казан сөлгесе» – кешенең күңел сафлыгы, Сабантуй – татар халкының төп бәйрәме символы, диелә хәбәрдә.
Әлеге чараның үзенчәлеге шунда: фестивль-конкурста үзешчән сәнгать осталары, профессиональ артистлар, студентлар һәм иҗади уку йортларын тәмамлаучылар катнаша ала. Моннан тыш, иҗади ярышта яшь буенча чикләүләр юк, анда балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала.
- Конкурсантларны түбәндәге номинацияләр буенча бәяләячәкләр: халык җыры (соло), халык җыры (ансамбль), халык биюе (соло, ансамбль), халык инструменталь музыкасы (соло, ансамбль), җыр һәм бию ансамбле.
-
Нигезләмә белән тулырак танышып чыкканнан соң, гаризаларны, видеоматериалларны 20 августка кадәр kazanskoe.polotentse@bk.ru почта адресына юлларга кирәк.
Бәйгедә 4 яшьтән алып балалар һәм олыларга катнашу мөмкинлеге бар. Фестиваль-конкурс программасы сайлап алу һәм лауреатларны, дипломантларны билгеләү турларыннан тора. Берничә яшь категорияләргә бүлеп сайлау каралган: 4-10 яшь (балалар), 11-14 яшь (яшүсмерләр), 15-22 яшь (яшьләр), 23 яшь һәм өлкәнрәкләр (зурлар).
Катнашучылар төрле характердагы ике әсәр башкарырга тиеш. Һәр номерның озынлыгы 4 минуттан артмау зарур. Катнашучыларның чыгыш тәртибен жюри билгели. Фестиваль-конкурста катнашу бушлай.
- Фестиваль-конкурсның җитәкчесе һәм проект авторы – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Лима Кустабаева.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazan-solgese-ix-xalykara-yr-biyu-sangate-festival-konkursyna-garizalar-kabul-itela-5890590
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев