Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда алты аяклы песи баласына операция ясаганнар [+фото, видео]

Ветеринар үзәк хирурглары сиам игезәкләре булып туган песиләрне аеру буенча катлаулы операция ясады. Песи Сиам игезәге белән тоташып туган. Операция ярдәмендә аларны аергач, Зита гадәти мәчеләр кебек яши алачак. Әлеге песинең фото һәм видеосын ветеринар үзәк табибы Вадим Иванов социаль челтәрләрнең берсендә үзенең битенә урнаштырган. Бер-берсе белән кушылып яралган кешеләрне...

Ветеринар үзәк хирурглары сиам игезәкләре булып туган песиләрне аеру буенча катлаулы операция ясады.

Песи Сиам игезәге белән тоташып туган. Операция ярдәмендә аларны аергач, Зита гадәти мәчеләр кебек яши алачак.

Әлеге песинең фото һәм видеосын ветеринар үзәк табибы Вадим Иванов социаль челтәрләрнең берсендә үзенең битенә урнаштырган. Бер-берсе белән кушылып яралган кешеләрне Сиам игезәкләре дип атыйлар. Шундый танылган игезәкләр - Зита һәм Гита хөрмәтенә хуҗасы песи баласына Зита дип исем кушкан.

Песи баласының ветеринары Вадим Иванов баштарак Зита һәм Гитаны аеру операциясен бераз соңрак - мәче баласы үсә төшкәч ясарга уйлауларын җиткергән иде. Әмма кичә белгеч социаль челтәрләрнең берсендә операцияне кичектермичә ясарга мәҗбүр булуларын яза, чөнки Зитаның организмына кушылып үскән өстәмә организм үскән саен, аңа комачаулый, песи үсешенә китәсе туклыклы матдәләрне куллана, йөрәгенә һәм бавырына өстәмә басым ясый.

Иванов язганча, операция алдыннан мәче баласын төрле заманча технологияләр белән тикшергәннәр. Табиблар җыелышында хайванга операция ясау һәм соңрак нинди эшләр башкарачаклары турында план төзелгән. Зитага хирург-онколог, биология фәннәре кандидаты Олег Москвич җитәкчелегендә ветеринар врачлар бригадасы операция ясаган.

Ветеринар сүзләренә караганда, эшне махсус микроскоп белән башкарырга туры килгән. 1,5 сәгать дәвамында тукымасын тукымага, һәр кан тамырын аерып алганнар.

Хәзерге вакытта Зитаның ярасы зур булса да, ул сәламәтләнүгә таба бара: уйный һәм ашый. Ярадан җепләрен алгач, песи баласын хуҗабикәсе өенә алып китәргә җыена.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев