Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Казанда банкоматлар янында полиция хезмәткәре формасындагы макетлар урнаштырылды

Казанда шәһәр халкын мошенниклар турында кисәтү өчен сәүдә үзәкләрендәге һәм банк бүлекчәләрендәге банкоматлар янында полиция хезмәткәре формасындагы макетлар урнаштырылды.

 Басып торучы фигураның кулындагы язу казанлыларны уяу булырга һәм мошенникларның үгетләүләренә бирешмәскә чакыра.

Татарстан халкыннан дистанцион мошенниклык аша көненә уртача 15 миллион сум акча урлыйлар. Акциянең максаты – мошенникларның психологик басымына дучар булган кешеләрне туктату. Мондый макетлар Казанның 23 урамында, шулай ук республиканың башка торак пунктларында барлыкка киләчәк.

Узган елда мошенниклык очраклары саны 2,4 процентка артты. Республикада яшәүчеләрдән 5,6 миллиард сум урладылар. Мошенникларның гамәлләреннән килгән зыян күләме ел саен 1 миллиард сумга арта. Шул ук вакытта мондый җинаятьләрне ачу авыр. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган елда мошенниклык белән бәйле җинаятьләрне ачу нибары 7-8 процент тәшкил иткән.

 Исегездә тотыгыз: полиция, Федераль иминлек хезмәте, прокуратура һәм банк хезмәткәрләре счетларның торышы турында беркайчан да телефон аша сөйләшми. «Куркынычсыз счет» дигән әйбер булмый, банк картасының мәгълүматларын, смс-хат аша килгән кодларны, парольләрне телефоннан хәбәр итәргә ярамый.

Шикләнгән очракта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының кайнар линиясенә шалтыратыгыз: (843) 291 20 02.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-bankomatlar-yanynda-policiya-xezmatkare-formasyndagy-maketlar-urnastyryldy-5905089

фото чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев