Казанда берәү 49 яшьтә бала тапкан
21-27 май көннәрендә Казанның гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 501 сабый (269 ир бала һәм 232 кыз) тууы теркәлгән. Иң яшь әнигә - 17, иң өлкәненә - 49 яшь. Шул көннәрдә Казанда 97 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 20 һәм 18, иң олыларына - 62 һәм 60...
21-27 май көннәрендә Казанның гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 501 сабый (269 ир бала һәм 232 кыз) тууы теркәлгән. Иң яшь әнигә - 17, иң өлкәненә - 49 яшь.
Шул көннәрдә Казанда 97 пар язылышкан. Иң яшь кияү белән кәләшкә - 20 һәм 18, иң олыларына - 62 һәм 60 яшь.
Әти-әниләр балаларына күбрәк Азат, Кирилл, Артем, Сафина, Азалия, Ралина исемнәре кушкан.Иң сирәк исемнәр - Ранис, Райнур, Умар, Айлина, Жизель һәм Элис.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев