Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда «Дуслык һәм татулык дәресләре»нең чираттагы сезоны төгәлләнде

(22 декабрь 2017) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында узучы «Дуслык һәм татулык дәресләре» мәдәни-белем бирү интерактив проектында 2017 елның сентябрь-декабрь айлары аралыгында Казанның 3,5 мең җиденче сыйныф укучысы катнашкан.

Укучылар Казанның Идел буе, Вахитов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында урнашкан 86 мәктәптән килделәр. Татарстанда яшәүче халыклар, төрле милләт вәкилләре белән дус һәм тату яшәү зарурлыгы турында, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән танышкан балалар саны 25 меңнән артып китте.

«Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты 2014 елдан Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты базасында үтә. Узган елны проект федераль дәрәҗәдә югары бәяләнде һәм «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесенә ия булды.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

http://addnt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев