Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда экологлар ике гектар мәйданда кар чүплеге ясаучыны эзли

Рөхсәтсез өелгән кар чүплеге Царицыно һәм Нагорный бистәләре арасында табылган.

Казанда экологлар ике гектар мәйданда кар чүплеге ясаучыны эзлиләр, дип хәбәр итте Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Җирле халык Казанның Совет районындагы Царицыно һәм Нагорный бистәләре арасында рөхсәтсез кар чүплегенә тап булган. Экология министрлыгы белгечләре килгәч, махсус техника кишәрлектән карны этеп чыгару белән шөгыльләнгән.

"Хәзерге вакытта гаепле затлар ачыклана. Алга таба административ җаваплылыкка тарту максатыннан, әлеге территорияне баланста тотучыны билгеләү өчен Росреестрга сорау юлланды", – дип сөйләделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Хокук бозучыга "Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу" маддәсе нигезендә штраф яный.

"Вазифаи затларны өч мең ярым сум штрафка тартырга мөмкиннәр, юридик затлар биш йөз мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин, ә кабат хокук бозулар ачыкланганда аларга миллион сум күләмендә штраф яный", – дип сөйләде Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев.

Табигать саклау ведомствосы белгечләре шәһәр урамнарыннан алынган кар реагентлар белән пычранган, туфракка эләккән очракта бу якын-тирәдәге су объектларын пычратуга китерә, дип искәртә.

Фото: eco.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев