Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда елның соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату “Яңа Тура” технополисы территориясендә дә оештырыла.

Бүген 30 декабрьдә Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча елның соңгы – йомгаклау ярминкәләре узачак.

Элек ярминкәләр уза торган Хөсәен Ямашев проспекты 71а һәм Ленинград урамы 27 йорт адресы буенча урнашкан “Бәхетле” гипермаркетлары мәйданчыгында, шулай ук Чехов базары артындагы мәйданчыкта ярминкәләр булмаячак, дип хәбәр итә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Калган сәүдә урыннары үзгәрешсез кала.

Авыл хуҗалыгы продукциясен сату Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев