Казанда хатын-кыз трамвай астына эләккән [+фото]
Казанда трамвай астына эләккән 52 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге. Һәлакәт кичә 13.50дә башкаланың Җиңү проспектында була. Трамвай белән идарә иткән 50 яшьлек хатын-кыз, Чишмәле урамы ягыннан килгәндә, Ломжа урамы чатында куркынычсыз дистанция калдырмый һәм рөхсәт ителмәгән урында...
Казанда трамвай астына эләккән 52 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылды, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге.
Һәлакәт кичә 13.50дә башкаланың Җиңү проспектында була. Трамвай белән идарә иткән 50 яшьлек хатын-кыз, Чишмәле урамы ягыннан килгәндә, Ломжа урамы чатында куркынычсыз дистанция калдырмый һәм рөхсәт ителмәгән урында юл аша чыгып барган хатын-кызны бәрдерә.
Нәтиҗәдә, соңгысының баш миенә зыян килә, 2нче һәм 8нче сул кабыргасы сына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев