Казанда кызлар өчен татар мәктәбе булдырылачак
Яңалыклар

Казанда кызлар өчен татар мәктәбе булдырылачак

Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куя.

Казанда кызлар өчен татар мәктәбе булдырылачак. Бу хакта журналистлар өчен оештырылган ифтарда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. 
 
Мәктәп бинасында төзекләндерү эшләре башланган. Мәктәпнең кызлар өчен генә булуын Камил хәзрәт бинаның кечкенә бинада урнашуы белән аңлатты. 
 

Фото: dumrt.ru


Нет комментариев