Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак

Истәлек тактасы халык артисты яшәгән Туфан Миңнуллин урамындагы йорт диварына беркетеләчәк.

Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак. Бу хакта Казан ратушасында узган "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим итү кичәсендә җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Афзалова хәбәр итте.

"Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куерга планлаштырабыз. Истәлек тактасы ул яшәгән Туфан Миңнуллин урамындагы йорт диварына беркетеләчәк", - диде Әлфия Авзалова иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Аның әйтүенчә, бүгенге көндә алар мәшһүр җырчының исемен мәңгеләштерү эшен җәелдерә. "Безнең фонд 2009 елда булдырылды. Ул вакытта әни исән-сау иде әле. Аның вафатыннан соң да тукталып калмадык, хәзер әнинең исемен мәңгеләштерү өчен тырышабыз. Татар җыр сәнгатенә зур өлеш керткән шәхес буларак ул аңа лаек", - диде ул.

Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль тактаны быед җәй аенда куярга планлаштыралар. 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев