Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда метроның икенче линиясен февральдә төзи башлаячаклар

"Имәнлек" ("Дубравная") станциясе 2018 елның 9 маенда ачылыр, дип көтелә.

OK

Казанда метроның икенче линиясен быелның февралендә төзи башлаячаклар. Төзелеш эшләре «Мега» сәүдә үзәге янында башланып китәчәк, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Гөлназ Миңнеханова.

ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин «РБК-Татарстан»га хәбәр иткәнчә, беренче этап дүрт станцияне сафка бастыруны үз эченә алачак, ә икенче линиянең гомуми озынлыгы 20 чакрымга якын тәшкил итәчәк. Соңгы станция Восстание разъездында булачак.

«Икенче линиянең беренче участогы «Имәнлек» метро станциясеннән (Зорге-Фучик урамнары чаты) башланып «Сахаров» метро станциясенә (Җиңү проспекты-Альберт Камалиев урамы чаты) кадәрге арада төзеләчәк. Татарстан Президенты проектны гамәлгә ашыруны хуплады, хәзер документлар әзерлибез», - диде Айзатуллин.

Эшләр башланганчы, юлларның бер өлешен ябарга туры килгәнлектән, Казанның транспорт схемасына үзгәрешләр кертеләчәк.

«Имәнлек» станциясе 2018 елның 9 маенда ачылыр дип көтелә.
Хәзерге вакытта Казанда метроның беренче линиясе эшли, аңа барлыгы 10 станция керә. Метро 2005 елның 30 августында пассажирларга хезмәт башлады.

Фото: архив metshin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев