Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда наркотик исереклелеге билгеләре белән югары вазифа биләүче полицейский тоткарланган

Ведомство хәбәре буенча, 30 нчы ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Үзкуркынычсызлык хезмәте вәкилләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары кысаларында Казанның Яңа-Савин районында "Тойота" автомобилендә наркотик исереклелеге билгеләре белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Үзкуркынычсызлык хезмәтенең оператив-эзләү часте башлыгы урынбасары кулга алынган. Шулай ук аннан составына наркотик керүе ихтимал булган бер матдә дә...

Ведомство хәбәре буенча, 30 нчы ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Үзкуркынычсызлык хезмәте вәкилләре тарафыннан оператив-эзләү чаралары кысаларында Казанның Яңа-Савин районында "Тойота" автомобилендә наркотик исереклелеге билгеләре белән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы Үзкуркынычсызлык хезмәтенең оператив-эзләү часте башлыгы урынбасары кулга алынган. Шулай ук аннан составына наркотик керүе ихтимал булган бер матдә дә табылган.
Моннан тыш, полицейскийның эш кабинетында кул гранатасына охшаш предмет та табылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан башлангыч тикшерү ачылган.
Физик-химик экспертиза барышында ачыкланганча, полиция хезмәткәреннән йолып алынган матдәнең составында чыннан да наркотик булган.
Хәзерге вакытта бу вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X