Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Казанда Роспотребнадзор сальмонелла белән зарарланган ит продукциясен тапкан

Продукция тулысынча утильләштерелгән.

   Казанда җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә планлы тикшерү вакытында микробиологик күрсәткечләр буенча техник регламент таләпләренә туры килми торган бройлер чеби ите тапканнар. Шуннан соң Роспотребнадзор җитештерүче – ИП «Сафин Р.Р.»да планнан тыш тикшерү уздырды.

Белгечләр санитария таләпләрен бозуларны ачыкладылар: җитештерү биналарының һәм җиһазларның тиешенчә торышы булмавы, шулай ук инвентарьны санитар эшкәрткәндә хокук бозулар. Тикшерелгән ит үрнәкләрендә сальмонелланы тапканнар. Нәтиҗәдә 685,3 кг күләмендә продукция утильләштерелгән.

Эшмәкәргә административ беркетмәләр төзелде, аңа 30 мең сум штраф билгеләнде. Шулай ук Роспотребнадзор продукциягә туры килү турында ике декларацияне гамәлдә түгел дип таныды.

Эшмәкәргә хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелгән. Аның үтәлеше ведомство контролендә тора.

Фото: Управление Роспотребнадзора по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев