Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда шәхси хуҗалыктагы мунчада ике бала сөрем газы белән агуланган

Ике баланы да уртача авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Казанда шәхси хуҗалыктагы мунчада ике бала сөрем газы белән агуланган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

5нче Муромская урамында шәхси хуҗалыкларның берсендә мунчада җиде һәм тугыз яшьлек балаларга ис тигән.

Ике балага да сөрем исенә исергәннәр дигән диагноз куелган. Аларны уртача авыр хәлдә Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Чыганак :https://tatar-inform.tatar/news/incident/09-03-2020/kazanda-sh-hsi-hu-alyktagy-munchada-ike-bala-s-rem-gazy-bel-n-agulangan-5727837

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев