Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда үткән абыстайлар Форумында райондашыбыз да катнашты

Әлеге чарада Татарстанның 39 мөхтәсибәтеннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, шулай ук Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар – барлыгы 100 мөслимә килде.

Россия ислам институты бинасында II Татар абыстайлары форумы булып узды. Әлеге чарада Татарстанның 39 мөхтәсибәтеннән мөслимәләр берлеге җитәкчеләре, шулай ук Казан мәчетләрендәге баш абыстайлар – барлыгы 100 мөслимә килде. Катнашучылар арасында Ульяновск өлкәсеннән, Башкортстан һәм Марий Эл республикаларыннан кунак булып килгән абыстайлар да бар иде. Форумда безнең районыннан Саба мөхтәсибәтенең мөслимәләр берлеге җитәкчесе Илмира Галимуллина катнашты. Форум Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында оештырылды.

Форумның төп темасы – мөселман гаиләсенең тотрыклылыгын һәм асылын саклау, яшьләрне гаилә коруга һәм балалар алып кайтырга өндәү, аерылышучылар санын киметү.

Форум эше Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшид хәзрәт Фәизов тарафыннан Коръән аятьләре укылу белән башланып китте. Дога кылганнан соң, татар абыстайларына Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать итте. Ул абыстайларының милләт тормышында һәрвакыт мөһим урын алып торуын, дин, тел һәм милли үзенчәлекләрне саклап калуда мөһим ролен ассызыклады.

Әлеге чарада шулай ук Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин да чыгыш ясады. Ул XX йөз башында татар мөслимәләренең мәгариф үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте: абыстайлар мәктәп-мәдрәсәләр, беренче кызлар гимназияләре ачкан.

Форумда төп доклад белән Нәзарәтнең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина чыгыш ясады. Ул хәзерге абыстайларның эшчәнлегенә тукталды һәм аларның төп башлангычларын мәшһүр татар хатын-кызлары казанышлары белән чагыштырды. Наилә ханым абыстайларны гел шулай актив булырга һәм ирешкән уңышлар белән генә туктап калмаска чакырды. Мисал өчен, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында абыстайлар гаилә мәсьәләләре буенча үз эшчәнлекләрен киңәйтергә ниятли, шул исәптән булачак киленнәрне гаилә тормышына әзерләү ниятләнә.

Наилә ханым 26 актив абыстайның күп еллык хезмәтләрен билгеләп, рәхмәт хатлары һәм мөфти исеменнән «Казан басмасы» Мүсхәфләрен тапшырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев