Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Келәмгә – бәйрәмгә чыккандай

«Безне «хыял командасы» дип атыйлар иде…» Дөнья гимнастикасы йолдызы белән сөйләшү

Аларны «dream team» – хыял командасы дип атыйлар иде. Нәфис гимнастикада төркемле күнегүләр буенча Россия җыелма командасының чираттагы буыны аларның дөнья чемпионатындагы уңышын 7 елдан соң гына кабатлый алды. Пекиндагы Олимпиадада һәрберсе диярлек травма белән – булган мөмкинлекләрнең чигендә чыгыш ясады. Һәм җиңүгә иреште! Дөнья гимнастикасындагы «йолдыз»ларның берсе Казан кызы Дарья Шкурихина иде.

 

Дарья Шкурихина – гимнастка, Пекинда узган 2008 елгы Олимпия уеннары чемпионы, нәфис гимнастиканың күп төрен берләштергән бәйгедә һәм аерым төрләрдә 2007 елгы дөнья чемпионы, ике тапкыр – 2006 һәм 2008 елларда – Европа чемпионы. Россиянең нәфис гимнастика буенча җыелма командасы (төркемле күнегүләр) составында чыгыш ясый. Спорт карьерасын тәмамлагач, Түбән Новгородта нәфис гимнастика буенча үз мәктәбен ача. Казанда ел саен уздырыла торган «Уңыш биеклегендә» нәфис гимнастика турнирының директоры вазыйфасын башкара. 2008 елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.

АЛТЫН БӘҺАСЕ

Ул төндә командадан беребез дә йокламады. Дул­кынлану дәрәҗәсе искиткеч, йөрәк чыгып китәрдәй булып тибә. Иртәгә язмышың хәл ителгәнен аңлыйсың. Җаваплылык гаять зур: Россия нәфис гимнастикада инде күптән җиңелү белми…

Һәм менә – Олимпиада финалы! Келәмгә чыгарга һәм мөмкин кадәр – хәлеңнән килгәнчә яхшы итеп чыгыш ясарга гына кирәк. Тезелешеп бастык та алга атладык… Чыгышыбызның бер мизгелендә «менә-менә, хәзер бетә, бик аз гына калды» дигән уй биләп ала, ләкин ялгыш, хәтта бик кечкенәсе дә алтын медаль бәһасе торырга мөмкин. «Ярый! – дим үз-үземә. – Тук­тат әле бу уйларыңны, үзеңне кулга ал һәм бөтенесен ахыргача чиста итеп башкарып чык!»

Программабызда соңгы ноктаны куйганда, елап җибәрдек. Йөрәк тоя: булды, без – олимпия чемпион­нары! Әмма төп көндәшләребез соңрак чыгыш ясый иде әле. Капитаныбыз Лена Посевина шулчак сабыр итәргә чакырды: «Кызлар, нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Әйдәгез, бөтен бәяләрне дә көтеп бетерик». Баллар барысын да раслады.

СПОРТКА НИЧЕК ГАШЫЙК БУЛЫРГА?

Кумирларым беркайчан да булмады. Ә менә илһам, көч биргән кешеләр бар иде – күренекле гимнастлар Алинә Кабаева, Ирина Чащина… Мин интернеттан аларның чыгышларын караганнан соң, бер кочак фотосурәтләрен бастырып, өй диварларына элеп-ябыштырып куя идем.

Ә ярышларны беренче тапкыр биш яшьлек чагымда нәфис гимнастика буенча спорт мәктәбендә күрдем. Ул вакытта әле бу уку йорты Казанның Горький исе­мендәге паркында урнашкан иде. Тасмалы кызлар шундый матур! Менә әнием мине беренче остазым Ләйсән Савицкая белән таныштыра. «Даша, ә син нәрсә ашарга яратасың?» – дип сорады шулчакта ул миннән. «Сумса һәм макарон!» – дип ихлас җавап бирдем. Ә ул елмая: «Ничек инде? Гимнаст кызлар андый нәрсәләр ашамый». Мин, ике дә уйлап тор­мастан, әниемә ярып салам: «Алайса мин гимнастика белән шөгыльләнмәячәкмен!». Бәхеткә, мине һичкайчан диета белән интектермәделәр. Әнием үсмер организмына энергия кирәк икәнен бик шәп аңлый иде. Инде спортта карьерамны тәмамлагач, бер сөйләшүдә ул йөрәгендә йөрткәнен әйтте: минем чемпион буласымны әнием һәрвакыт белгән. Менә шундый сизгерлек! Кадерле кешем һәрчак янәшәмдә булды, ярдәм итте, рухландырды, ләкин гимнастикага мине чын-чынлап гашыйк итүче, әлбәттә, Ләйсән Инсафовна иде. Ансыз бернәрсә дә килеп чыкмас иде, дип уйлыйм. Мөгаен, беренче тренер нәкъ менә шундый булырга тиештер дә!

I’LL BE BACK*

Россия җыелма командасына юлым шактый урау булды. Атаклы тренер һәм педагог Ирина Алексан­дровна Винер-Усманова кул астында шөгыльләнер өчен Олимпия авылына Ләйсән ханым белән бер­гә килдем. Ул чакта миңа нибары унике яшь иде, һәм Мәскәүдәге шул тәүге елым спорт карьерамдагы иң авыры да булды. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да кыенга туры килде. Нәфис гимнастика кай­сыдыр ягы белән балетка охшаган – келәмдә барысы да җиңел һәм матур кебек күренә, ләкин моның өчен күпме хезмәт, сабырлык сорала… Япониядә узарга тиешле, минем өчен беренче дөнья чемпионатына Россия җыелма командасы составында әзерләндем, тик тренировка вакытында иң гади күнегүләрнең берсен эшләгәндә, аягымны сындырдым. Бу минем өчен шок булды. Казанга кайтырга, дәваланырга, укырга туры килде. Гипсны алу белән, мин спорт залына юл тоттым. Аяк шулкадәр авырта, гүя мин аны әле яңа гына сындырганмын. Яңадан рентгенга төшердек, чатнаган урын төзәлмәгән булып чыкты… Гимнастикага кайта алмам дигән курку булдымы икән миндә, белмим. Андый теләгем дә юк иде инде! Мин башка ритмга күчеп беттем – рәхәтләнеп укый башладым, буш вакытлар да пәйда булды… Спортка кайтуымда әнием һәм тренерым мөһим роль уйна­ды. Аяк сыну аркасында шактый тазарып киттем. Ләйсән ханым сүзе белән әйтсәк, залга «атлап түгел, тәгәрәп» кердем…

ХЫЯЛ КОМАНДАСЫ

Без әллә ни әһәмиятле булмаган ярышларда чы­гыш ясап, пыран‑заран җиңелергә мөмкин идек. «Менә, Россия командасы шиңеп, төшеп бетте», – дип сөйли башлыйлар андый чакта. Ләкин Европа яки дөнья чемпионатына килүебез була… Үзебезне кулга ала беләбез бит! 2006 елда Мәскәүдә узган Ев­ропа чемпионатында алтын медальләрнең барысын да алып бетердек – безгә кадәр инде күп еллар моны берәү дә булдыра алмаган иде. Дөнья чемпионатында да шундый ук нәтиҗәгә ирештек. Безнең команда киткәч, Россиянең төркемле күнегүләр буенча җы­елма командасы дөнья чемпионатының күп төрне берләштергән бәйгесендә 7 елдан соң гына алтын медаль яулый алды.

Командабызга әледән-әле төрле кызларны кертергә тырыштылар. Тик, беләсезме, әйтерсең лә, ул шул алты кешедән җыелган пазл: кайсыдыр бер «де­таль»не алыштырасың гына – инде тулы сурәт килеп чыга алмый. Югыйсә тренировкаларда яңа кыз белән барысын да кабатлыйбыз, өйрәнәбез, ә ярышларда ничектер башкача…

Нәфис гимнастика буенча Россия җыелма коман­дасының баш тренеры Валентина Алексеевна Ива­ницкая: «Команда эчендә барысы да әйбәт булганда, бөтен нәрсә шәп булачак», – дип, еш кабатлый иде. Вак‑төяк низагларның һәрберсе келәмдә хата булып чагыла. Шуңа күрә без һәрчак катлаулы мизгелләрне урап узарга, дус булырга, бер-беребезгә булышырга тырыша идек. Төрле шәһәрләрдә яшәсәк тә, хәзер дә аралашып-сөйләшеп торабыз.

…Безнең йолдыз итеп күккә чөйгән Пекин Олим­пиадасына бөтенебез дә диярлек травмалар белән килдек. Аеруча Аня Гавриленконың хәле авыр: аның тубык буыны сеңерләре өзелгән иде. Аннан башка җиңә алмаячагыбызны аңлыйбыз, һәм ул безне ташла­мады. Ярышларга бер атна кала, аягымны каймыктырдым. Бик көчле авырту көйдереп алды, елап басып торам, аска карарга да куркам. Кыюлыгымны җыеп, күз ташласам – аяк шешкән, күгәреп чыккан – мондый травманы бер атнада дәвалап бетереп булмый. Бөте­небезгә дә тешне кысып, бар үҗәтлекне эшкә җигеп чыгыш ясарга туры килде. Һәм без җиңдек! Шундый искиткеч җиңүдән соң нәфис гимнастика буенча төркемле күнегүләрдә Россия җыелма командасының тулысынча спорт карьерасын тәмамлавы турындагы хәбәр бөтен дөнья өчен шок булды.

ЯЗМЫШ ХӘБӘРЕ

Безне Мәскәүдә хөрмәтләп кунак итеп, машина ачкычлары тапшырырга тиеш иделәр, ә без исә арудан аякта көчкә басып торабыз, монда физик ару гына тү­гел, рухи талчыгу да бар иде. Ял итәсе генә килә, ләкин Олимпиада тәмамланып дүрт көн узуга, янә йончыт­кыч тренировкаларны башлап җибәрергә тиешбез. Юк, без моңа әзер түгел идек. Без бит әле шактый яшь тә, әйтик, миңа унҗиде яшь кенә иде. Ул вакыттагы карарым дөрес булмагандыр, дип уйлыйм. Спортка кайтырга тырышып карарга кирәк булган, ләкин «ни­чек инде мин – командасыз?» дигән курку бу адымны ясарга ирек бирмәде…

Лондонда узган чираттагы Олимпиадада күз яшьләрем елга булып акты. Мин безнең гим­наст кызлар өчен сөенеп утырдым һәм үземне алар янәшәсендә күрә идем, тик трибунада түгел, ә келәмле мәйданчыкта. Мин әле ярыш рухы белән ахыргача туенып бетмәгән булмаганмын, бәйге мәйданчы­гына чыгасым килде! Андый зур ярышлардагы ке­бек хис-кичерешләрне башка һичкайда тоя алмый­сың. Ул кичерешләрне соңыннан һәрвакыт эзлисең, тик алар инде башка юк… Лондоннан кайткач, фа­тирыма бикләнеп, бик озак беркая чыкмый яттым. Күңелне бушлык биләп алган иде.

Тормышымны нәфис гимнастика буенча Россия яшүсмерләр җыелма командасының баш тренеры Екатерина Сиротинаның шалтыратуы үзгәртеп куй­ды. «Даша, әзерлек җыеннары Казанда узачак. Бераз эшләп алырга теләмисеңме?» – диде ул. Җыеннар Васильево бистәсендә үтәчәк ди, ә анда – яраткан әбием белән бабамның дачалары! Язмыш хәбәреме? Һәм менә алдымда егерме бала, ә мин алар белән нишләргә кирәклеген белмим… «Исәнмесез, минем исемем Дарья». Шунда ук Екатерина Сергеевнадан катгый шелтә ишетәм: «Нинди Дарья булсын ди?! Дарья Валерьевна!» Һәм шул бер көн миңа җитә калды. Төрле шәһәрләргә җыеннарга йөреп, укыта башладым. Ошап китте! Гүя канатлар үсте, үз эшемне булдыру, нульдән башлау теләге туды. Әнә шулай итеп Түбән Новгородта мәктәбем пәйда булды. Ни өчен Казанда түгелме? Фатир мәсьәләсе барысын да хәл итеп куй­ды – аны Түбән Новгород өлкәсе губернаторы бүләк итте. Мин аңа бик рәхмәтле. Тик туган шәһәремне дә онытмыйм: Казанда ел саен «Уңыш биеклегендә» дип исемләнгән нәфис гимнастика бәйгесе уза.

«Татарстан Респу­бликасы алдын­дагы казанышлар өчен» ордены белән ТР дәүләт­челеген үстерүдә, гражданнарның хокукларын һәм азатлыгын тәэмин итүдә, икъ­тисад, мәдәният, фән, мәгариф, сәламәтлек саклау, сәнгать һәм спорт­ны үстерүдәге зур казанышлар, шулай ук җәмәгать тәртибен саклауда күрсәткән кыюлык һәм батырлык өчен бүләкләнәләр. Әле­ге билге 925нче пробалы көмештән эшләнгән.

Автор: Ольга Туманская / Фотограф: Фотолар Дарья Шкурихинанаың шәхси архивыннан алынды

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев