Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Керәшен карендәшләребез янында

Кырбаш халкы керәшеннәрнең йола-гадәтләрен саклап, традицияләрен ихтирам итеп яши

Татар мәдәниятен  саклаучылар

Шәмәрдән авыл җирлегенә  кергән  Кырбашта 57 хуҗалыкта 40тан аз гына артыграк кеше яши. Биредә мәктәп тә, кибет тә, медицина пункты да, фермалар да юк. Бердәнбер сакланып  калган социаль учреждение – мәдәният хезмәте күрсәтүче клуб. Продукцияне Шәмәрдәннән алып  кайталар. Ара ике-өч чакрым гына. 2008 елда авылга керү юлы асфальтлангач, моны зур проблемага  санамыйлар. Капка төбе саен диярлек  машина. Җәяүлеләргә хәтта тротуар да бар. “Шәмәрдән-2” дип аталган территориядәге  йортлар инде  Кырбашка килеп терәлгән дисәң дә була.

Шулай итеп, авылда клуб эшли, аның мөдире Надежда Черненко инде 20 елга  якын халыкка  мәдәният  хезмәте  күрсәтә. Димәк, рухи азык кешеләргә  кирәгрәк булып  чыга. Ягъни ризыкны ташып та ашарга була, ә Кырбашка каяндыр  килеп  һәр кич  саен концерт-мансирт  кую  мөмкин хәл түгел. Бигрәк тә татар  керәшеннәре  яшәгән  авыл   өчен. Районда татар халкының иң уникаль сегментының берсе шушында. Алар православие динен тоталар, ләкин татар телен, мәдәниятен саклыйлар. Ике мәдәният (татар һәм рус) кисешкән урында яшиләр. Үзләрен дә, татар дөньясын да баеталар. Керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен саклаган, традицияләрен ихтирам иткән халык белән чаралар үткәрүе җиңелрәк бирелә. Бәйрәмнәр вакытында авылга яшьләр дә байтак кайта. “Бездә дини бәйрәмнәр күп. Керәшен йолалары - иң бай татар фольклорының берсе. Борынгы бабаларыбыз көнкүрештә табигать законнарын кулланып үз йолаларын булдырганнар. Керәшеннәрнең барлык йола бәйрәмнәре кояш торышы һәм еллык кояш циклы белән тыгыз бәйләнгән: «Туым көне» (Рождество Христово); «Нардуан (Святки); «Качману - су аруландыру» (Крещение); «Май чабу» (Масленица); «Бәрмәнчек» (Вербная неделя); Олы бәйрәм» (Пасха); «Җыен-Трицон» (Троица); «Питрау көне» (Петров день); «Җыем» (Спас-припас); «Пыкырау» (Покров) һәм башкалар. Барысын да диярлек билгеләп  үтәбез. Раштуа алдыннан кешеләр алты атна буе итле, сөтле, йомыркалы ризыклар ашаудан тыелып торабыз, ягъни ураза тотыла. Пост төгәлләнгәч, Раштуага каршы төн үзе бер бәйрәм. Бу төнне «авыз ачу» дибез. Ә аның алдыннан иртәдән кичкә кадәр  кеше бер тәгам ризык та капмый. Авыз ачу боткасын (сочельник) күктә беренче йолдыз кабынгач кына ашарга ярый. Раштуадан соң Нардуган бәйрәме башланып китә. Ул 19 гыйнварга кадәр дәвам итә. Безнең “Нардуган” фольклор  ансамбленең исеме дә шуннан алынган.  Рәсми оештырылганына  6  ел, 8 кеше  йөри. Барысы да өлкән яшьтәгеләр. Марҗый түти сандыгында сакланган чәчәкле тукымадан  күлмәк, альяпкыч һәм милли баш киеме тектерттем. Мәдәният йортыннан гармун бирделәр. Үзебезнең керәшен җыруларын, такмакларын бик яратып башкарабыз. Казан, Саба Сабантуйларында чыгыш ясыйбыз”, – диде ансамбль җитәкчесе Надежда Черненко.

Нардуган бәйрәмендә үзеңне танытырга ярамый, шуңа күрә нардуганга чыгучылар төрле маскалардан йөриләр. Ягъни Яңа  елда  уен  ясап  йортларга керү кебек була  инде.

“Без  яшь  чакта   күңелле  иде Нардуган. Туннарны әйләндереп,  биткә капрон оек  киеп  кызык ясый идек. Олырак егетләр карга егып битлекләрне  салдыралар  иде. Хәзер алай итеп йөрүчеләр юк. Кешеләрнең  капкалары бикле. Әмма  йолаларны  саклап  киләчәк буынга  җиткерәбез”, – дип сүзгә кушыла  ансамбльнең гармунчысы  Зоя Фазылҗанова.

“Нардуган”ны татар керәшен­нәренең бәйрәмнәрендә катнашырга  чакырып торалар. Өлгер генә. Әлерәк кенә Теләче районының Субаш авылына Пасхадан соң 50нче көндә уздырылучы Тройсынга барганнар. Ул халык телендә «Җапрак бәйрәме» дип атала. Ансамбльгә йөрүчеләр сөйләвенчә, бу көнне каен яфрагыннан такыялар  ясыйлар. Бәйрәмгә кадәр агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамый икән. Йолалар бер булгач, Субаш халкы  Кырбаштан  килүчеләрне бик якын күрә. “Нардуган” керәшен мәдәниятен популярлаштыруга  керткән  өлеше  өчен  Яков Емельянов  исемендәге мәдәни үзәкнең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Шулай ук Тәмте авылында халык­лар дуслыгын гәүдәләндерүче, керәшен карендәшләребезнең го­реф-гадәтләрен һәм йолаларын кадерләп саклап килүче “Казанский Сабантуй”да да еш кунак алар. Хәзер ансамбль Мамадыш районы Җөри авылында узачак Питрау Сабан туена чакырулы.

Гомумән, керәшен мәдәнияте — татар мәдәниятенә бик якын, ләкин аерымлыклары да бар. Әйтик, хатын-кызларда түбәтәй (калфак) урынына «керәшен яулыгы» — матур бизәкле шәл. Күп кенә борынгы такмаклар (такмазалар) сакланган.

Мәчеткәме, әллә чиркәүгәме?

Инде диннәр арасындагы  четереклерәк  мәсьәлә – керәшеннәр һәм мөселман татарлар арасында никахлар проблемасына тукталыйк. Диннәр төрле, телләр бер бит. XIX гасыр ахырына кадәр авылларда «керәшен» һәм «мөселман» дип бүленү көчле булган. Катнаш гаиләләргә ике яктан да басым ясалган. Совет чорында атеизм сәясәте аркасында керәшеннәр дә, татарлар да динне ташлый. 1970-1990 елларда паспортта «милләт» графасы булу сәбәпле, керәшеннәр еш кына «татар» дип языла. Катнаш никахлар гадәти күренешкә әйләнә.

“Мин шул чорда мөселман егетенә   кияүгә чыктым. Әниләр бөтенләй бер сүз әйтмәделәр. Әби генә әзрәк үз динебезнеке булса иде дип сөйләнде. Кәбен койган кешегә  аерылырга  ярамый диделәр. Без югында никах  укытып  алганнар.  Инде  3 балабыз, 4 оныгыбыз бар. Ул  вакытта  дин  ул  кадәр  көчле түгел  иде. Сорарга төштеләрме – төштеләр, торасызмы – торасыз. Инде 48 ел килешеп яшибез, мәчеткә дә, чиркәүгә дә йөрибез. Өй түрендә  минем икона тора.  Ул – бер җиһаз, йортның кояш чыгышы ягындагы почмагын шыр ялангач итеп тоту бер дә килешә торган эш түгел. Элек иконасыз өйне яшен суга, диләр иде. Ишек өстендә бабайның  яхшы  язулары.  Ике энем  дә  татар кызларына өйләнделәр,  алар да  һәркайсы  үз динендә.  Атна саен чиркәүгә йөриләр.  Риза булып  баргансың икән, йолаларны ихтирам итәсең. Тормыш тукталмасын да,  тигезлеге булсын”,– дип хәзерге динара  мөнәсәбәтләрне  ачып  бирде  авылда гомер  итүче Роза  Зәкиева.

Егет белән  кыз гаилә тормышы  корганда вәгъдәләр генә биреп  калмыйча, үзара шартлар  да  куялар. Әйтик, бер ирнең үз оекбашын үзе юганын беләм. Кәләшнең шарты шундый булган. Кияүгә чыккач, фамилиясе Фазылҗановага әйләнгән Зоя Ивановнаны тыңлыйк әле. “Мин Фәрхәткә беренче көнне үк әйттем, миннән  алда  үләсең икән, сине мөселманча җирлим,  үзем иртәрәк китеп барсам – соңгы юлга керәшенчә озатасың, дидем. Бергә 24  ел  яшәдек. Өч  улым да әтиләре динендә, татар исемнәре  куштык.  Фазылҗанов Иван  Фәрхәтович була  алмый бит инде”.

Сөйләшүдә катнашкан Валентина Никонорова өчен дә үзара никахлар гореф-гадәтләр өчен киртә түгел. Ул үзе   керәшен егетенә кияүгә чыккан, абыйсы мөселман  кызына  өйләнгән. Никахлары булмаган.  “Аңа  карап дөнья  җимерелмәде,  бернинди  фикер  каршылыклары юк. Традициялөр  саклана, иконалар үз  урынында тора.  Гаетләргә   чакыралар – барабыз,  корбан чалсалар да дәшәләр, аннан да  калмыйбыз. Кешеләрне шатландыру һәм кунак итү – безнең халык традициясе. Бәйрәмнең рухи ягы туганнар һәм дуслар өчен бергә җыелуны гәүдәләндерә” – ди ул.

Шулай да Надежда Черкенконың үзенә 16 чакрымнан янына килеп йөргән татар егете белән кавышу насыйп булмаган. Папасы (әтисе була инде), татарга  барсаң,  өйгә  кайтмыйсың дип бер генә әйткән һәм бүтән кабатламаган. Михаил дәдәй Питрауларны оештыручы вожак,  авылның  старостасы булган. Надя гомерлек  ярын бик  ерактан тапкан: Владивосток егетенә кияүгә чыгып, шул якларга киткәннәр. Аннары җәмәгате туган якны ошаткан да, яңадан Кырбашка кайтып яши башлаганнар. Чыннан да,  авылга табигатьнең бар матурлыгы сыйган: болыннары,  якындагы урманы, челтерәп аккан чишмәләре белән дан тота ул.

Балалар да күреп  үсә

    Кырбашта  яшьләр  булмаса да, җәен авыл балалар чыр-чуына күмелә. Мәш  киләләр. Мәскәү  кызы – 12 яшьлек  Виктория Лакербаева Кырбашка кышкы  каникулда да  кайта икән. 2019 елда балалар өчен клуб  янында мәйданчык төзелеп җиһазланган, яктыртылган, урам  сәхнәсе корылган.  “Ел саен җәйне шушында  үткәрәм. Урам  сәхнәсендә биибез, дискотекалар  оештырабыз, безгә  бүләкләр дә  бирәләр.  Үзем шикелле балалар күп, бик  күңелле була”, – ди Вика.

Кыскасы, Кырбашта балачакларын үткәргәннәр керәшен йолаларын, гореф-гадәтләрен күреп  үсә, онытмый, хәтерендә  калдыра. Керәшеннәрнең йола-гадәтләрен саклаган, традицияләрен ихтирам иткән Кырбаш халкы белән очрашу – үзе бер истәлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев