Түбән Новгород шәһәрендә узган уналтынчы Федераль Сабантуйда тамашчы шулай дип шаулады.
Быел Федераль Сабантуйда көрәш чын мәгънәсендә кызу барды. Абсолют батыр исеме өчен көрәшкәндә Татарстан спортчылары белән Түбән Новгородлылар әздән генә якалашмый калды. Бәхәс ике өлкәнең ике төрле көрәш алымнары куллану аркасында килеп чыкты. Башта хөкемдарлар абсолют батыр дип, 130 килограмм авырлыктагы Татарстан егете Фәрхәт Фәйзуллинны игълан итте. Ләкин нижгарлылар тавыш чыгарды, ә көрәшче Түбән Новгород егете Рөстәм Садыйков, "упкәләп", сөлгесен атып бөтенләй мәйданнан ук чыгып китте.
Икенче тапкыр бил алышканда оештыручылар җиңүче дип Рөстәмне атады. Бу, әлбәттә, Татарстан егетләренә ошамады, алар хөкемдарлар белән сүзгә килде.
Халык: "Кеше көлдермәгез, мондый көрәш булмый!", "Моның өчен килдекме без Сабантуйга?!" дип шаулашты.
- Минем исәпләү буенча анда исәп өчкә ике булырга тиеш иде. Түбән Новгород белән безнең көрәш икесе ике төрле. Аларда аяк чалып көрәшәләр, ә бездә бу катгый тыела. Татарстан көрәшчесе өч мәртәбә күтәреп алып салды, ә көндәше аны кочаклап кысып төшә. Ике мәртәбә күтәреп салганда гына Фәйзуллинга балл бирелергә тиеш. Ə Түбән Новгород кагыйдәләре буенча бу алай түгел. Садыйков бер тапкыр да "чиста" итеп күтәреп салмады. Менә шунда каршылык килеп чыкты да. Минемчә, тагын бер тапкыр көрәштерергә тиешләр иде. Сарыклар да исән калырга, бүре дә тук булырга тиеш бу очракта. Бу авыл Сабан туе түгел, монда кагыйдәләр бар. Ярышлар Россия спорт комитетында кабул ителгән, татар көрәшенең кагыйдәләре буенча оештырыла. Җиңүче дип табылган егет үзе дә кайтып, мин батыр булдым дип авыз тутырып әйтә алмый. Халык кычкырды дип кенә батыр булып булмый. Көрәштән көндәше дә канәгать булырга тиеш, - диде халыкара категориядәге хөкемдар Əнәс Хәлилов.
Ни кызык, авырлык буенча, көрәшкән вакытта Рөстәм Садыйков бөтенләй абсалют батыр исеменә дәгъва кылырлык булмаган, ул икенче генә урын алган. Хәтта җиңүчеләрне билгеләгәндә ул икенче урында калып, беренчелекне Пенза егете Ринат Шәрипов алырга тиеш иде. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында Рөстәм җиңүче булып табылды. Бәхетле батыр машина ачкычларын алуга, буләге янына - "Фольксваген" машинасына ашыкты.
- Мин нәтиҗәләрем белән канәгать. Миңа көч биреп торганнары өчен тамашачыларга зур рәхмәт. Алар аркасында бүген җиңү яуладым. Көндәшләрем бик көчле, алар барысы да профессиональ рәвештә көрәш белән шөгыльләнәләр. Ләким миңа бүген алардан күбрәк бәхет елмайды. Хөкемдарлар тарафыннан бәяләү дөрес булмады, шуңа да мин канәгатьсезлек белдерә башладым. Тамашачылар да мине хуплап алды. Җиңелгән көрәшче үзен әле дә җиңүче дип саный. Җиңелә белмәде. Мине милли көрәш белән шөгыльләнә белми диючеләр ялгыша. Көрәштә мин ун яшемнән бирле. Татарстанның Ютазы районында дүрт тапкыр абсолют батыр булып калдым. Бу беренче генә көрәшем түгел. Җәрәхәтләр дә алырга туры килде, спорт шундый нәрсә инде. Минемчә, шахмат белән шөгыльләнгәндә дә җәрәхәт алып була. Беркайчан да кулны төшермәскә, ахыргача барырга кирәк. Мин Түбән Новгородта үткәрелгән Сабантуйларда көрәшә идем, ләкин бер тапкыр да абсолют батырга дәгъва кылган юк. Минем андый стимул булмады. Җиңәм дип уйламадым, ләким өметләндем, - диде абсолют батыр калган Рөстәм Садыйков.
Егет үзе тумышы белән Татарстанның, Ютазы районы, Урыссу авылыннан. 16 яшен тутыргач, җиде ел Казанның Олимпия резервы уку йортында белем алган.
- Казанда грек-рим көрәше киң таралмаганга, мин Түбән Новгород өлкәсенең Бор шәһәренә күчендем. Биредә инде алты ел яшим. Казанда якыннарым, туганнарым, әти-әнием калды. Татарстан минем туган ягым, мин аны һәрвакыт яратачакмын, сагынып искә алачакмын. Якташларыма сәлам әйтегез, - диде
егет.
Нет комментариев