Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хәбиб Нурмөхәммәтов: Казанда үз залымны ачарга планлаштырам

UFC турнирының элеккеге чемпионы Болгар ислам академиясендә дә булды.

Россиянең танылган катнаш көрәшчесе Хәбиб Нурмөхәммәтов Казанда үз залын ачарга планлаштыруы турында сөйләде.

«Татнефть»кә Казанда Eaglefcmma турнирын оештырган һәм үткәргән өчен рәхмәт. Шулай ук бу сәфәр кысаларында Әлмәттә булдым. Анда яшь спортчылар белән очраштым һәм спорт комплексларын карадым. Әле Татарстанга турнирлар белән киләчәкбез, шулай ук Казанда үз залымны ачарга планлаштырам. Киләсе очрашуга кадәр, дуслар», — дип язган Хәбиб Нурмөхәммәтов инстаграм социаль челтәрендә үз битендә.

Шулай ук җиңел авырлыкта UFC турнирының элеккеге чемпионы Болгар ислам академиясендә дә булды. 

Фото: instagram.com/khabib_nurmagomedov

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев