Киләсе төнгә 1 градус кына җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 22 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада бүген кич, төнлә һәм иртән көньяк-көнбатыш тарафтан искән җилнең секундына 17-22 метрга җитеп көчәю ихтималы бар. Төнлә һәм көндез кыска вакытлы яшен булачак, дип җиткерә синоптиклар. Күпчелек районнарда яңгыфр ява.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 3-8, көндез - 9-14 градус җылы булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә - 5-7, көндез - 10-12 градус җылы булыр дип фараз кылына.
23 апрельгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән яңгыр ява. Һава температурасы 1 градус кына җылы булачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев