Кәләш белән кияүгә ипи ашатырга ярыймы
"Ярдәм" мәчетенә туй мәҗлесләрен алып баручылар җыелды. Очрашуга килгән тамадалар эш барышында төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын яшерми. Әйтик, шул ук кәләш белән кияүне каршы алу йоласы. Шушы өлкәдә унбиш ел кайнаган Нурзадә сүзләренчә, яшь парларны каршы алганда кайберәүләр, бал белән май янына, икмәк һәм тоз да куюны сорыйлар икән. Тамадаларның...
"Ярдәм" мәчетенә туй мәҗлесләрен алып баручылар җыелды. Очрашуга килгән тамадалар эш барышында төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуын яшерми.
Әйтик, шул ук кәләш белән кияүне каршы алу йоласы. Шушы өлкәдә унбиш ел кайнаган Нурзадә сүзләренчә, яшь парларны каршы алганда кайберәүләр, бал белән май янына, икмәк һәм тоз да куюны сорыйлар икән. Тамадаларның сорауларына җавап биргән галим, тарих фәннәре кандидаты Рәүфә Уразманова аның урыслардан кергән йола булуын әйтә.
- Татарлар туенда фәкать бал белән май гына булырга тиеш. Әлеге йоланың тагын бер өлеше - мендәр өстенә бастыру. Кайбер яшьләр, йоланы белмәү аркасында, аны читләтеп үтеп китә. Туйга әзерләнү барышында тамадалар яңа өйләнешүчеләргә шуны сеңдерергә тиеш, - ди галим.
Шулай ук хәләл туйлар алып баручы Чулпан Гарипованы исә мәҗлесләрдә җырларга, музыка уйнатырга, кул чабарга ярыймы дигән сорау борчый.
- Мәҗлесләрдә дини кануннарны үтәп яшәүчеләр белән бергә әлегә диннән ераграк торган кунаклар да була. Бәйрәм барышында соңгылары уеннарда катнашырга, җырларга-күңел ачарга кыенсынып утыра. Кул чабуны да кайберәүләр шайтан чакыру дип кабул итә. Аның дөресе ничек? - дип, ул Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровка мөрәҗәгать итте. Хәзрәтнең әйтүенчә, кул чабу бездә тыелмый һәм ул гөнаһ та саналмый.
Рөстәм хәзрәт тамадаларга никах туйларына шәмаил бүләк итү йоласын кертергә тәкъдим итә.
- Никах вакытында әти-әниләр балаларына татар шәмаилен бүләк итсәләр, ул яшьләргә үзенә күрә бер хәер-фатиха да булып торыр иде. Гомер-гомергә татар өйләрен шәмаилләр бизәп торган. Яшь парлар аны өйнең түренә элеп куйсалар, ул кадерле истәлек тә булыр иде. Шәҗәрәләрен төзетеп бүләк итү дә күркәм күренеш, чөнки син нәсел тамырларыңны, әби-бабайларыңны белеп торырга тиешсең. Милләтне, динне сакларга кирәк дибез, ул менә беренче карашка кечкенә генә, гади генә күренгән нәрсәләр аша саклана ала бит, - ди Рөстәм хәзрәт Батров.
Тамадалар, мондый очрашуларның кирәклеген әйтеп, үзара җыелышып, борчыган сорауларына җавап эзләргә, тәҗрибә уртаклашырга кирәк дигән фикер белән таралышты.
Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев