Көннәр җилле һәм тирә-як корыган үлән белән каплану сәбәпле, табигатьтә учак ягу катгый тыела
Һәр елны 20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасында янгыннарга каршы махсус режим кертелә. Әлеге режим быел 17 апрель көнне тулы көченә кереп эшли башлады. Язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорда янгыннарны булдырмау, кисәтү максатыннан режимның таләпләре дә үз көченә керде. Бу чорда басуларда узган елдан калган камылларны, корыган үсемлекләрне,...
Һәр елны 20 апрельдән 15 майга кадәр Татарстан Республикасында янгыннарга каршы махсус режим кертелә. Әлеге режим быел 17 апрель көнне тулы көченә кереп эшли башлады. Язгы-җәйге янгын куркынычы зур булган чорда янгыннарны булдырмау, кисәтү максатыннан режимның таләпләре дә үз көченә керде. Бу чорда басуларда узган елдан калган камылларны, корыган үсемлекләрне, елга буйларында, урман-болыннарда, җирле үзидарә, оешма-предприятие биләмәләрендә коры үләннәрне һәм чүпне яндыру катгый тыела. Әлеге кагыйдәләрне үтәмәгән физик затларга, аңа юл куйган оешма-предприятие, учреждение һәм җирле үзидарә башлыкларына штрафларның күләме дә ике тапкырга арта. Бу исә янгыннарга каршы махсус режимны бозган физик затларга - 4 мең сум, вазифаи затларга -30 мең, юридик затларга 500 мең сумны тәшкил итә. Административ Кодексның 20.4 маддәсе 6нчы бүлеген бозган очракта, чүпләр, коры үләннәр яндырудан чит кеше мөлкәтенә зыян килсә яки тулысынча янып бетсә, шул ук вакытта кеше сәламәтлегенә төрле дәрәҗәдә зыян килсә, физик затларга 5 меңгә, вазифаи затларга 50 мең, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Чит мөлкәткә килгән зыян күләме 250 меңнән артканда һәм үлән яндырудан урманнарга, полосаларга аз гына зыян килгәндә, җинаятьләр кодексы буенча җавап тотасы була. Аңлату эшләре даими алып барылуга карамастан, әлеге кагыйдәләр үтәлмәгән очраклар да күзәтелә. Узган ел коры үлән һәм чүпләр яндыру фактлары Сабай, Юлбат, Югары Симет, Иләбәр, Олыяз, Шәмәрдән авылларында күзәтелде. Шулай ук "Алтын Саба-М" хуҗалыгының ферма биләмәсендә салам-печән калдыкларын яндыру очрагы биредәге корылмаларга куркыныч тудырды. Бу очрак аяныч нәтиҗәләргә китергәнче, янгынга вакытында чик куелды. Әлеге күренеш җитәкчеләрнең аңлату эшләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәүләрен, контрольнең ныклы булмавыннан килеп чыкты. Янгын куркынычсызлыгы чорында шәхси хуҗалыкларда су мичкәләре, башка янгын сүндерү чаралары булдыру зарур. Оешма-предприятие, җирле үзидарә җитәкчеләренә янгын сүндерү чараларын, техниканы, су белән тәэмин ителешне хәзердән үк тиешле югарылыкта әзерләп куярга кирәк.
Алда 1май, 9май бәйрәмнәре якынлаша. Бәйрәм көннәрендә халык урман-елга буйларына ял итәргә гадәтләнгән. Республика күләмендә янгыннарга махсус режим кертелү сәбәпле, табигатьтә учак ягу катгый тыела. Көннәр җилле һәм тирә-як корыган үлән белән каплану сәбәпле, бер очкын бик зур хәвеф-хәтәрләргә сәбәп булырга мөмкин. Бәйрәм вакытларында урман сакчылары, полиция бүлеге, янгын сүндерүчеләр, җирле үзидарә буенча билгеләнгән хезмәтләрдән торган патруль берәмлекләре күзәтчелек итәчәкләр. Закон бозучыларга таләпләрнең катгый булуын һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, гомумән, үз иминлегебезнең үзебезнең кулда икәнлеген истән чыгармыйк.
Илдар Хуҗин,
янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев