Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кол Шәриф мәчетен дөньяга таныту өчен актив эш башлана

Рафаэль Вәлиев әлеге эшчәнлекне, беренче чиратта, Кол Шәриф мәчетен таныту өчен китаплар чыгаруда күрә.

Һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар буенча халыкара совет (ИКОМОС) белән берлектә Кол Шәриф мәчетен дөньяга таныту өчен актив эш башланачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Рафаэль Вәлиев әйтте.

ИКОМОС оешмасы әгъзасы булган Рафаэль Вәлиев әлеге эшчәнлекне беренче чиратта Кол Шәриф мәчетен таныту өчен китаплар чыгаруда күрә.

“Бөтендөнья мирасы объекты булган Казан Кремле эчендә берни дәр төзергә ярамый иде. Ә без аны төзедек. ЮНЕСКО күзлегеннән караганда – бу нонсенс. Әмма мәдәниятара арадашлык ягыннан бу яхшы идея иде. Ул ислам белән православиенең дуслыгын күрсәтеп тора. Кол Шәриф – аның символы”, - диде ул.

Рафаэль Вәлиев Кол Шәриф мәчетенең Казан Кремленең бөтенлеген бозмавын, татар мәдәниятенең әһәмиятен һәм аның башка мәдәниятләр белән арадашлыгын ассызыклавын әйтте. “Казан Кремле ЮНЕСКОга кертелгәндә Кол Шәриф төзелеп бетмәгән, тимер-бетон каркаслардан тора иде. Әмма 21 ил ризалык белдереп тавыш бирде”, - дип искә төшерде ул 2000нче елларны.

Рафаэль Вәлиев фикеренчә, Кол Шәриф мәчете тарихына багышланган китаплар башта фәнни-популяр әдәбият буларак, соңрак әдәби китап буларак та чыгарга тиеш.  

Фото: Владимир Васильев/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев