Компьютер уеннары белән мавыгуны дәвалап буламы
Уеннан уймак чыга, диләр. Башкортстанның Учалы районында булган фаҗига турында ишетмәгән кеше калмагандыр. 17 яшьлек үсмер 22 көн буе тоташ компьютер уйнап вафат булган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул 2014 ел башыннан 2 мең сәгать вакытын компьютер өстәле янында үткәргән. Белгечләр чаң суга: мондый "уенчы"ларны ничек тә булса дәвалау чарасын табарга кирәк....
Уеннан уймак чыга, диләр. Башкортстанның Учалы районында булган фаҗига турында ишетмәгән кеше калмагандыр. 17 яшьлек үсмер 22 көн буе тоташ компьютер уйнап вафат булган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, ул 2014 ел башыннан 2 мең сәгать вакытын компьютер өстәле янында үткәргән. Белгечләр чаң суга: мондый "уенчы"ларны ничек тә булса дәвалау чарасын табарга кирәк.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында да әнә шул хакта уйлаганнар. Алар әзерләгән проект кабул ителсә, наркология юнәлешендә эшләүче оешмаларга комарлы уен белән мавыгучыларны да дәваларга рөхсәт ителәчәк. Тормышка ашырырлык фикерме бу, чынга ашармы? Республика Наркология диспансерының баш табиб урынбасары Степан Криницкий белдергәнчә, моңарчы наркологлар бу эш белән шөгыльләнмәгән. Проект турында фикер алышу 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Белгечләрнең мантыйгы аңлашыла. Игромания (лудомания) дә башка төрле наркологик авырулар кебек үк бәйлелек, гадәтләр үзгәрү белән бәйле төркемгә керә.
Кызганыч, мондый бәйлелек балалар һәм үсмерләр арасында да очрый бүген. Барысы да компьютер уйнаудан башлана. Аларның виртуаль уеннарына бәйлелеген бер сүз белән генә аңлатып бирү шактый авыр. Кемгәдер ул уен бер дә кызык тоелмаска мөмкин. Икенче берәүләр үзләренең пәрәвез ятьмәсенә эләккәнен сизми дә кала. Вакыт та онытыла, ашау да, әти-әниләрнең туктаусыз ачуланганы да ишетелми. Үзебез дә андый очракларны адым саен очратып-күреп торабыз. Игътибар гына җитеп бетми.
Беренче очрак
Татарстанның бер авылына кунакка кайткач, тиз генә электрон почтамны ачып карамакчы булып компьютер янына утырган идем, шунда туганымның 3-4 яшьлек кечкенә улы яныма килде дә миннән "бесплатные гонки" дигән сүзне язуымны үтенде. Аптыравымнан аздан гына егылып китмәдем. Үзе яза да, укый да белми, ә кайсыдыр хәрефләргә басып парольне язып компьютерны кабыза ала, ачуланып куып җибәрмәсәң, бертуктаусыз уйный да. Машиналы уеннар белән генә туктамыйча, башкаларына да керә башлаган. Бу хәлләрне күреп, өйдәгеләргә борчылуымны әйтергә өлгердем. Алар инде компьютер янында уйнау өчен билгеле чик куйганнарын да, вакыт билгеләгәннәрен дә әйтә. Хәзер малай футбол, волейбол түгәрәгенә йөри.
Икенче очрак
9 нчы сыйныфта укыганда безнең өйдә телевизор ватылды. Шуны никтер берничә ел ремонтка да бирмәделәр, яңасын да алмадылар. Әнинең шул чакта алга карап фикер йөрткәненә гаҗәпләнеп йөрим бүген. "Абыең - 11дә, син 9да укыйсың, имтихан бирәсегез бар. Телевизор качмый ул", - дигән иде. Замана баласына телефон, планшет, нетбук, ноутбук кебек яңадан-яңа төрле электрон уенчыкларны алып кына торалар. Мәктәп укучысы расписаниедәге бер генә юлны да кулына каләм алып язмый хәзер, ул аның күчермәсен телефонына төшерә. Уку процессындагы күп кенә чараларда югары технология кулланыла. Хәтта имтиханны да телефон ярдәмендә бирәләр. Белгечләр фикеренчә, болай кылану баланың уйлау сәләтенә йогынты ясый, фикерли белү дәрәҗәсе түбәнәя. Чөнки бала китап укымый башлый.
Өченче очрак
Компьютер уеннарын өйдә генә түгел, ә махсус урыннарга барып уйнаучылар да шактый. Артыкка китсә, мондыйларның күзенә ак-кара күренми башлый. Чынбарлык белән Интернет чиксезлеге бутала башлый. Күпләр бөтен тапкан малын уен автоматларында калдырып чыгарга да күп сорамый. Боларны инде тәрбия белән генә җиңү авыр. Дус кызым бер егет белән танышкан иде. Егет шактый суммада әҗәткә акча сорап алган да юкка чыккан. "Уен уйнаганын сөйләгән иде, тик бу дәрәҗәгә үк төшкән дип уйламаган идем", - ди танышым, аптырап.
Дүртенче очрак
Ә Башкортстанда булган вакыйга турында бөтен ил белә хәзер. Күрше республиканың Учалы районында 17 яшьлек үсмер 22 көн буе туктамыйча компьютер уйнап вафат булган. Компьютер яныннан торгач аңын югалткан егет хастаханәгә алып барганда юлда үлә. Тикшерүчеләр санап чыгарганча, 2014 ел башыннан башлап ул уен уйнап 2 мең сәгать вакытын компьютер өстәле янында үткәргән. Баксаң, Рөстәм исемле бу егет 8 август көнне аягын имгәткән һәм шуннан бирле компьютер яныннан тормаган да диярлек. "Уенга бәйлелек - бүгенге балалар өчен иң куркынычы. Бу хәлләрдән балаларны иң беренче ата-ана саклап калырга тиеш. Телефон да, планшет та, Интернет та баланы тәрбияләми. Газизегезне бу тоткынлыктан сез генә саклап кала аласыз", - дип мөрәҗәгать итә Россиянең бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Павел Астахов.
Табиблар әйтүенчә, кешенең организмында озак вакыт кымшанмыйча утыру аркасында тромб барлыкка килә. Моңарчы ерак юлларга очучы пассажирларга мондый куркыныч яный дип саналса, хәзер озак вакыт компьютерда эшләп утыручылар бу авырудан интегә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев