Конкурс тәмам: айпад иясе билгеле булды
2014 елның маенда икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте "Подписка өчен ipad!" приз уйнату акциясе игълан иткән иде. Конкурста катнашу өчен "ТАТМЕДИА" гамәлгә куйган газета-журналларга (өчтән дә ким булмаска тиеш) язылып, квитанцияләренең күчермәләрен, исем-фамилияне, яшәгән урынны күрсәтеп, почта яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә кирәк иде. Ниһаять,...
2014 елның маенда икенче яртыеллыкка газета-журналларга язылу кампаниясе вакытында "ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте "Подписка өчен ipad!" приз уйнату акциясе игълан иткән иде. Конкурста катнашу өчен "ТАТМЕДИА" гамәлгә куйган газета-журналларга (өчтән дә ким булмаска тиеш) язылып, квитанцияләренең күчермәләрен, исем-фамилияне, яшәгән урынны күрсәтеп, почта яки podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә кирәк иде. Ниһаять, шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалып, айпад иясе билгеле булды. Әлеге бүләккә лаек дип Түбән Кама шәһәреннән барысы 2483 сумлык газета-журналга язылган Нурия Мирзахова табылды. Моннан тыш конкурста катнашкан тагын 50 кешегә кызыксындыру китаплары бирелде. Әлеге исемлектә безнең районда яшәүче дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев